ҺӘЙКӘЛЛӘР БӘЙРӘМЧӘ КИЕНДЕ.

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Бу эш традиция буенча һәр елны уза. Иртә яздан аларның территорияләрен чистарталар, буйыйлар, агарталар. Кайберләре күләмлерәк эшләр дә таләп итә. Ел саен район бюджетыннан төбәгебездә урнаштырылган һәйкәлләрне бәйрәмгә әзерләү өчен финанс чаралары бүлеп бирелә. Быел әлеге сан якынча 200 мең сумга тигез. Ул һәр җирлеккә һәйкәлләрнең саны, аларның торышыннан чыгып бүлеп бирелә. Ә авылларның төп максаты – Бөек Җиңү көненә кадәр әлеге объектларны тәртипкә китерү. Никифорово төбәгендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган ике һәйкәл бар. Алар үзәк торак пунктта һәм Сәртек авылында. Җирлек башлыгы Сергей Степанов белдерүенчә, карлар эреп, аяк аслары кибүгә, өмә ясап, иң элек объектларның территорияләрен җыештырганнар. Аннан авылның асыл егетләре һәм кызлары ярдәме белән ике һәйкәлгә дә косметик ремонт үткәрелгән. –Минем әлеге форсаттан файдаланып авылларыбыз халкына зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Өмә була диюгә, күпләр эш кораллары белән килеп, җирлегебез территориясен төзекләндерүгә үз өлешен кертергә тырышты. Аеруча Петр Макаров һәм Алексей Фоминны билгеләп үтәм. Әлеге егетләр тырышлыгы белән ремонт эшләрен башкардык. Барысына да сәламәтлек, гаилә бәхете телим! Дөньялар тыныч булсын! Бөек Җиңү көне белән!– диде Сергей Степанов. Үткәнен белгән халыкның гына киләчәге бар, диләр. Җиңүгә үз өлешен керткән һәр якташыбыз олы хөрмәткә лаек. Ә бүген арабызда булмаган ветераннарыбызны зурлап искә алыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International