9 нчы май алдыннан районыбыз кадетлары тантаналы төстә ант кабул итәчәкләр. Чара 7 нче май көненә, 10.00 сәг-кә билгеләнгән. Әлеге ананңан соң аларны тулы хокуклы кадетлар, дип санарга мөмкин булачак. Ант кабул иткәннән соң алар Җиңү паркына юнәләчәкләр. Биредә яшь кадетлар БВС ветераннары белән бергеләктә агачүсентесен утыртачаклар. Җиңү паркы зәңгәр чыршы агачы белән тулыланачак. Сүз уңаеннан, нәкъ 7 нче май көнне авыл җирлекләрендә батырлар исемен мәңгеләштерү йөзеннән һәйкәлләр ачылышы көтелә.