“Без Тукайны сөйлибез“.

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Редакциябез ай дәвамында бәйгеләрдә катнашучылардан өзелеп тормады. Конкурста барлыгы 121 бала катнашты. Без аларны чиратлап сайтка “элдек“, радиодан сөйләттек, телевизордан күрсәттек. Шунысы сөендерә, бакчаларда һәм мәктәпләрдә Тукай иҗатына зур игътибар бирелә. Бәйгедә “Бала белән Күбәләк“, “Карлыгач“, “Кызыклы шәкерт“ кебек шигырьләрне мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләргә йөрүчеләр дә бик сәнгатьле сөйләп шаккаттырдылар. Аларның милли әкият геройлары киемнәреннән чыгыш ясаулары конкурска матур бизәк өстәде. Шигырьләрне рольгә кереп бик оста башкарулары да сокландырды. Бигрәк тә Түбән Ушма урта мәктәбе һәм балалар бакчасы, “Радуга“, “Бәләкәч“ балалар бакчалары коллективлары зур активлык күрсәттеләр. Гран-прига “Радуга“ балалар бакчасы (җитәкчесе Наталья Мартынова) лаек булды. ӨЧ ЯШЬТӘН АЛТЫ ЯШЬКӘЧӘ: 1нче урын – Әмир САФИН (Мамадыш), 2нче урын– Альбина ШӘЙХЕРӘЗИЕВА (Түбән Ушма), Камилә САДЫЙКОВА (Мамадыш), Сәйдәш БИКБОВ (Түбән Тәкәнеш), 3нче урын– Марсель СИДОРОВ, Зәлинә СӘЛИМОВА, Мәрьям ЗИННӘТОВА (өчесе Төрле сәбәпләр аркасында иртәгә шәһәребездә үтәчәк Җиңү парадын Совет урамына килеп күрә алмаучыларны “Мамадыш ТВ“ телеканалы зәңгәр экраннар каршына чакыра. 9нчы май, 19:00 сәгатьтә төп бәйрәм чараларының тулы версиясе тәкъдим ителәчәк! Ә “В контакте“ социаль челтәрендәге “Есть контакт“ төркеме интернет кулланучылар өчен вакыйгалар үзәгеннән туры эфир әзерли. Компьютерлар, смартфоннар, планшетлар ярдәмендә Җиңү парадын реаль вакытта күрә алачаксыз. Башлану вакыты – 10:00 сәгатьтә. дә Мамадыштан). 7-11 ЯШЬКӘЧӘ: 1нче урын– Камил ГАСЫЙМОВ (Красная Горка), 2нче урын– Нурсинә МӘРДАНОВА (Урта Кирмән), Фирүзә ГАСЫЙМОВА (Мамадыш), 3нче урын–Зөһрә МӨХЕТДИНОВА (Мамадыш). 12 ЯШЬТӘН 18 ЯШЬКӘЧӘ: 1нче урын–Лилия ГЫЙМАЗОВА (Кече Кирмән), 2нче урын–Азат МИННӘХМӘТОВ (Түбән Ушма), Гүзәл СӨНГАТУЛЛИНА (Олыяз), 3нче урын – Булат АБДУЛЛИН (Түбән Тәкәнеш), Кирилл ЛЕЗИН (Иске Комазан). К Ы З Ы К С Ы Н Д Ы Р У ПРИЗЛАРЫ: Полина КЛИНОВА (Мамадыш), Зифа НӘҖМИЕВА (Түбән Сон). Дуэт Алмас ГЫЙБАЗОВ, Ришат НИГЪМӘТҖАНОВ (Мамадыш). Җиңүчеләргә һәм призлы урынны алучыларга дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Калган барлык катнашучыларның да чыгышлары бәяләнде. Алар дипломнар белән бүләкләнделәр. Проектың иганәчесе ИЛЬЯС ХАЛИКОВка зур рәхмәтлебез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International