Маллар афәт тарата

2018 елның 28 апреле, шимбә

Республика ветеринарлары чаң суга: куркыныч авырулар үтеп кермәсен өчен саклык чаралары күрергә кирәк. Ни кызганыч, соңгы елларда терлекләр арасында куркыныч йогышлы авырулар ешайды. Алар кешеләргә дә куркыныч тудырамы? Шуның турында кызыксынып, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары НАИЛ ШӘРИФУЛЛИНга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

–Наил Хәкимович, тер- лекләрдә булган авырулар кешеләргә йогарга мөмкинме? –Йогышлы чирләрнең 80 проценты кешеләр һәм хайваннар өчен уртак. Тер- лекләр арасында булган яман чирләр баш санын киметеп кенә калмыйча, ил икътисадына да зур йогын- ты ясый. Узган ел Россия төбәкләрендә куркыныч авырулар исемлегенә кер- телгән Африка чумасы, кош гриппы, тилчә, мөгезле эре терлекләрдә була торган төерле дерматит, котыру чире табылган. Кызганыч, кош гриппы безнең республи- када да калкып чыгып, Ла- ештагы кошчылык фабри- касына миллионлаган сум- лык зыян китерде. Котыру авыруы йоктырган йорт һәм кыргый хайваннар да ачыкланып тора. Шөкер, бездә авыруларның таралуына юл куелмады. Тик тынычла- нырга иртәрәк, мондый зәх- мәтләр янәшәдә генә. Быел да Россия буйлап бруцеллез чире йөри. Идел буе округы Белгеч кисәтә Маллар афәт тарата буенча хәл аеруча кискен. Күрше-тирәләр белән чагыштырганда, бездә тотрыклылык саклана әле. Тик хәл елдан-ел авырлаша бара. Рөхсәтсез терлек алып кай- тулар аркасында аның ре- спубликага да үтеп керүе бар. ТР Министрлар Каби- нетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Ал- маз Хисаметдинов елга ике тапкыр бруцеллезга каршы көрәш чаралары үткәрү бу- рычы куйды. –Тагын бер куркыныч чир – түләмә авыруы (себер язвасы). Безнең районда да аның белән авырган маллар күмелгән үләт базлары бар кебек. Алар ни дәрәҗәдә кур- кыныч тудыра? –Түләмә авыруы республи- када соңгы тапкыр 2014нче елда Кукмара районында ачыкланган булган. Ләкин тынычланырга иртәрәк. Республикада түләмәле терлекләр күмелгән үләт базлары шактый. Язгы кар сулары белән аларның ка- http://yandex.ru баттан калкып чыгуы бар. Бу чир йөз елдан соң да баш калкытырга мөмкин. Ә менә мөгезле эре терлекләр арасында була торган нодуляр дерматит Татарстан өчен аеруча куркыныч. Узган ел Россиядә әлеге авыруның 43 очрагы теркәлгән булган. Шуның 40ы – Идел буе фе- дераль округында ачыклан- ды. Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән миллион сум- нан артыграк вакцина сатып алынган. Районда булган мөгезле эре терлекләргә, шул исәптән шәхси хуҗа- лык малларына да вакцина ясарга җыенабыз. –Ел саен Корбан бәйрәмендә безнең районда гына берничә мең баш сарык корбанга ча- лына. Алар буенча да талә- пләр бардыр? – ТР Министрлар Кабине- тының Баш ветеринария идарәсе Корбан бәйрәме якынлашкан көннәрдә са- рыкларга җентекле тик- шерү үткәрергә карар итте. Чөнки үзебездә сарыклар җитәрлек булмагач, корбан- лыкларны чит өлкәләрдән кертәләр. Алар белән бер- гә куркыныч йогышлы чир- ләр дә кайтуы бар. Узган ел Башкортостанда тилчә авыруының килеп чыгуы – моның ачык мисалы. Бер фермерның Казахстаннан рөхсәтсез сарыклар алып кайтуы аркасында якын- тирә берничә авылда терлек башы юк ителде, җирлеккә финанс яктан шактый зыян килде. Дөрес, сарыклар тилчә белән чирләми, әмма алар авыруны таратучы бу- лып тора. Бәйрәмгә ерак әле, дип уйларга кирәкми. Чит төбәкләрдән тикшерел- мәгән корбанлыклар алу биологик куркынычсызлык- ны какшата. Малларны бары тик ветеринар белешмәсе булган очракта гына кай- тарырга мөмкин. Сүз уңа- еннан, бу таләпләр даими рәвештә маллар алып кай- тып сатучыларга да кагы- ла. Мал сатып алучылар да уяу булырга тиеш: тәкъдим ителә торган малга ветери- нар белешмә юк икән, аны алмавыгыз хәерле. Корбан- лыкларны барлык карантин таләпләре үткәрелгәннән соң гына сатуга чыгаруны таләп итәбез. Республика ветеринарлары узган ел 2 мең 647 тикшерү уздырган, 190 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган, бер миллион сумнан артык штраф салын- ган. Әңгәмәне МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International