Беренче чәчәкләр... өзәргә ярамый!

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

Көннәр жылыну белән язның тәүге урман-болын чәчәкләрен сатучылар куренгәли башлый. Сүз дә юк, озын салкын кышлардан соң беренче чәчәкләрне күргәч, аларны букетларга җыясы килә. Әгәр дә шул беренче чәчәкләрне җыярга яки җыйганын сатып алырга уйлыйсыз икән, бер мәлгә тапталган һәм коры калган урман-болыннарны күз алдыгызга китерегез әле. Бу чәчәкләрнең күбесе Татарстан Республикасының “Кызыл китабы»на кертелгән бит.

«Кызыл китап»ка кертелгән үсемлекләрне юк итүчеләргә штраф салыначак. Шул ук вакытта табигатькә китерелгән зыян да каплаттырылачак. Күңелсезлекләрдән сакланыйк, табигатьне рәнҗетмик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International