21нче апрельдә район муниципалитетлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәре– Җирле үзидарә көнен билгеләп үтәләр.

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

21нче апрельдә район муниципалитетлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәре– Җирле үзидарә көнен билгеләп үтәләр. Хөрмәтле хезмәттәшләр! Җирле үзидарә– район хакимиятнең ышанычлы терәге, өметле таянычы. Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең район хакимияте белән тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә, Мамадыш районында шактый эшләр башкарылды һәм башкарылачак. Соңгы елларда яңа торак йортлар төзелә, төрле социаль-мәдәни көнкүреш объектлары файдалануга тапшырыла, юллар-урамнар рәтләнә, яктырту системасы модернизацияләнә, авыл халкын су белән тәэмин итү яхшыра, парклар һәм скверлар төзекләндерелә, ял итү урыннары булдырыла, мәчет һәм чиркәүләр сафка бастырыла. Уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә, авылларыбызның йөзе күзгә күренеп, уңай якка үзгәрә, кешеләргә яшәр, эшләр, балалар тәрбияләр өчен шартлар тудырыла. Бүгенге бәйрәм көнендә районыбыз җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, бетмәс дәрт, авыр эшләрендә һөнәри уңышлар, яхшы хезмәт өчен хөрмәт, ә барлык район халкына уртак йортыбызның чын хуҗалары булуларын телим!

А.П.ИВАНОВ, Мамадыш муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International