Туган җиргә мәхәббәт көче.

2018 елның 20 апреле, җомга

Марсель Мирсәет улы – чын җир кешесе. Җиргә мәхәббәт аңа күмәк хуҗалыкта комбайнчы, механик булып эшләгән әтисеннән күчкән. Ул машина-трактор паркында комбайнын ремонтлаганда, ничек аның янында кайнашмасын соң! Җиденче-сигезенче сыйныфларда укыгында ук кодалары Нәкыйп Хәтимовта ярдәмче булып йөри башлый.

Ә тугызынчыны бетергәч, үзенә “Сибиряк“ комбайны ышанып тапшыралар. Әнә шул вакытта үзен чын игенче итеп тоя башлый үсмер егет. Комбайның бункерыннан озатылган гәрәбәдәй ашлыкны күрүдән дә олы бәхет юк. Кыш көне – эшләгәне өчен бирелгән бодайны тарттырып алып кайтачаклар һәм әнисе Нурания ипи пешерәчәк. Ул вакытларда күпме акча эшләгәндер, хәзер инде үзе төгәл генә хәтерләми. Күпме генә булса да, гаилә керемен тулыландыруга үзенең өлешен кертте ул.

Урта мәктәп тәмамлауга Алабуга педагогия институтының техник факультетына юнәлә. Яшьтәшләре армиягә алына башлагач, үзе дә, академия ялы алып, хезмәт итәргә китеп бара. Армиядә хезмәт иткән егетләр бик дәрәҗәле иде шул ул вакытларда. Институтны уңышлы тәмамлап, кулына диплом алуга, район мәгариф бүлегенә түгел, ә апасы Миңнегөл бухгалтериядә эшли торган “Мамадыш“ совхозының дирекциясенә барып керә. “Минем тракторга утырасым, җирдә эшлисем килә“, – дип, турысын әйтә ул совхоз директорына. Совхоз белән ул вакытта бөтен республикага данлыклы Минневәли Насыйров җитәкчелек итә иде. Мәктәптә укыганда ук ике ел комбайнда эшләгән Марсель Нигъмәтҗановны ничек биш куллап эшкә кабул итмәсен соң ул! Егет төягеч тракторда эшли башлый. Анда ике ел хезмәт куюга, 1990нчы елны авылдагы әти-әнисенә олы фаҗига килә – йортлары яна. Марсельгә туган авылы Көмешкүлгә кайтырга туры килә. “Искра“ күмәк хуҗалыгының ул чактагы рәисе Мәсгуть Әһлиев егеткә газлаштыру буенча инженер вазыйфасын тәкъдим итә. Мамадышта газлаштыру район белән Экзам Гобәйдуллин җитәкчелек иткәндә башланса да, Көмешкүлдә туксанынчы еллар башына кадәр үк өйләрне газлаштыруга керешкәннәр, ике-өч йорт зәңгәр ягулык белән җылытыла башлаган иде инде. Марсель Мирсәетович Көмешкүл, Зур Өске, Алгай халкын газ плитәләре, зәңгәр ягулык казаннары белән тәэмин итә башлый. Һәр йортны газлаштыру буенча проектлар ясаталар. Көн-төн газлаштыру эшләре буенча чапкан егетне “Искра“ күмәк хуҗалыгы рәисенең урынбасары итеп билгелиләр. Бу яңа вазыйфасында чыныгу алуга аны Ишки авылына алып барып, “Маяк” хуҗалыгы рәисе итеп сайладылар. Биредә дә сынатмады Марсель Нигъмәтҗанов. Васильевода да савым сыерлар, симертүдәге үгезләр бар иде әле ул вакытта. Мамадыштагы төзү-монтаж идарәсе (СМУ) беткән иде инде. Терлекчелек биналарына ремонтны үз көчләре белән ясадылар, кыр эшләрен дә читтән ярдәмсез башкарып чыктылар. Өч ел Ишкигә барып-кайтып йөргәннән соң, 1998нче елда ул туган авылы Көмешкүлгә – “Туган як” хуҗалыгына кайтты. Ул җитәкчелек иткәндә Зур Өске авылында терлекчелек буенча район һәм республика семинарлары үткәрелде. Хуҗалык район күләмендә алдынгылар исемлегендә барды.

Ике меңенче еллар башында Марсельнең тормышында тагын бер тамырдан үзгәреш булды. Район юллар идарәсенең Олыяздагы участогына мастер булып күчте. Олыяз авылында асфальт заводы эшли иде ул елларда. Ә участок 300 километр территориаль һәм хуҗалык юлларына хезмәт күрсәтте. Тәкәнештән Никофоровога, Кукмара юлыннан Келәүшкә кадәрге юлларга асфальтны алар түшәде. Ел саен юлларга ремонтлар үткәрделәр, автобус павильоннары эшләделәр, яңа юл билгеләре урнаштырдылар. Кыскасы, елның һәр фасылында эшләре тавык чүпләп бетермәслек иде.

Олыяз участогы беткәч, Мамадышка йөреп эшләде. Эше бик шәп иде. Марсельнең күңеле тагын җиргә тартыла башлады. Җиләкчелек буенча крестьян-фермер хуҗалыклары оештыру программасы гамәлгә кергән вакыт – 2015нче ел иде.  Хатыны Айгөл, балалары белән киңәшләште дә, Көмешкүлнең су буендагы элекке яшелчәчелек җирен арендага алып, үз эшен башлап җибәрергә карар итте. Май ахырларында Краснодар краена барып илле ике мең төп кәлшә алып кайтты. Аны гектар ярым җиргә утырттылар. Виктория беренче елны мактанырлык уңыш бирми, тамырлары ныгырга тиеш. Апасы Гүзәлия Гатауллина да, җир алып, шундый ук бизнесын оештырды. Апалы-энеле эшләрен башлау җиңелрәк тә булды аларга. Марсельгә җәмәгате Айгөл, улы Адель, кызлары Алинә белән Миләүшә дә зур ярдәм күрсәттеләр. Хәзер инде Марсель Мирсәет улының җиләк плантациясе мәйданы киңәйде. Быел тагын бер гектар өстәргә исәпли. Улы Адель дә, КФХ оештырып, ике гектар җиләк утырткан. Җиләкләрнең мәйданнары арткач, рәтләр арасындагы чүп үләннәрне матикларга, мыекларын кисәргә, җиләк җыярга авыл хатыннарын чакыралар. Аларга хезмәтләре буенча түләнә. Ә продукцияне Казанга, Яр Чаллыга, Кукмарага җибәрәләр. Хәзер инде аларның үзләренең реализацияләү челтәрләре бар.

Марсель Мирсәет улы Нигъмәтҗанов олы тормышка юлын кул астына керә башлауга ук, әле үсмер чагыннан туган ягы кырларында комбайнчы ярдәмчесе булып башлаган иде. Хәзер Мамадыш, Кукмара, Казан, Чаллы халкы өстәлләрен туган авылының су буенда үстергән җиләкләре белән баета.

ВӘРИС ГАЛИ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International