“Без тормышны нульдән башладык”.

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Күз явын алырлык! Мин беләм: бу–Фәридә апаның кул хезмәте җимешләре. Түрдә догалар, икесенең елмаеп, балалар белән төшкән фотосурәтләре. Шулвакыт, түр бүлмәдән йөзен кояштай балкытып, Фәридә апа килеп чыкты. Хәләхвәлләр сораштык, дөнья хәлләрен сөйләштек, акрын гына тормыш баскычлары буйлап югарыга таба менә башладык... Гөлфәридә Минһаҗетдин кызы Шәрипова тумышы белән Минзәлә районының Җәмәк авылыннан. Бөек Ватан сугышы елларында әти-әнисен югалткан, үги ана белән үскән. 1958нче елда, Алабуга дәүләт педагогия институтында укыганда, Урта Кирмәнгә практикага килә һәм гомерлеккә шушында кала. Булачак тормыш иптәше – сугыш фаҗигаләре нәтиҗәсендә шулай ук тома ятим калып, балалар йортында тәрбияләнгән, арми- ядән туганлык җепләрен эзләп туры авылына кайтып, тракторда эшли башлаган Саяф Фаяз абыйларында яши, кичке мәктәпкә укырга йөри. Ә яшь укытучы кыз күрше карчыгында фатирда тора. Балачакларын сугыш урлаган ике яшь ятим йөрәк шулай танышып, аралашып китәләр, озакламый кавышалар да. ”Минем кечкенәдән үк хыялым укытучы булу иде”, – дип искә ала Фәридә апа. Тормыш авырлыкларына карамастан, югары белем алырга омтыла. Ә авыл халкы ул вакытта бала укыту белән яхшылып кызыксынмый. Яшь мөгаллимә бар белемен, һөнәри осталыгын эшкә җигә. Ә балаларга шул гына кирәк тә. Алар үзләренә булган уңай, ягымлы мөнәсәбәтне бик тиз сиземли, җәмәгать эшләренә актив тартыла. Фәридә Минһаҗ кызы гомере буе җәмгыять идеалларына җавап бирә торган буын тәрбияләгән. “В.А.Сухомлинскийның “Йөрәгемне балаларга бирәм” дигән китабы минем өчен чык- кандыр дип сөендем. Ул хәзер дә минем өстәлемдә тора”,–дип елмаеп куя. 42 еллык педагогик стажның 20 елын уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын үтәргә туры килә аңа. Үзе эшләгән дәвердә укытучыларның да, укучыларның да ихтыяҗы белән исәпләшергә, аларның фикерләрен ихтирам итәргә тырыша. ”Мин-минлекләренә, мөстәкыйльлек ләренә зыян китермичә генә үз фикеремне үткәрә идем. Яхшы, гадел укытучыларга таянып эшләдем”,–дип искә ала остаз. Ул “Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы” күкрәк билгесе, күп кенә Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Фәридә апа әле бүген дә район, республиканың төрле матбугат чараларының актив хәбәрчесе булып тора, кызыклы кроссвордлар төзи. Авылыбызда уздырылган бер генә әдәби кичә дә Фәридә апасыз узмый, аның шаян һәм эчтәлекле шигырьләре ямь өстенә ямь өсти. Фәридә апа белән Саяф абый әкияттәгедәй өч кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызлары да үзләрекебек сыната торганнардан түгел. Тырышлар, гаделләр, туры сүзлеләр. –Ятимлек ачысын тоеп, беркайдан да ярдәм булмыйча сез ничек шулай сокландыргыч тормыш юлы үтә алдыгыз?–дигән соравыма ул болай җавап бирде: –Әйе, без ирем белән тормышны нульдән башла- дык. Бер - беребезне үсендереп, аңлашып, таяныч, юаныч булып, балаларыбызга, оныкларыбызга карап сөенеп, хезмәтебезне яратып, яшәдек тә, яшәдек. Хәзер дә һәр яңа туган көнгә шатланабыз, аны заяга үткәрмәскә тырышабыз, якты киләчәккә өмет, зур ышаныч белән карыйбыз. Менә шулай гомер кичерә Хәсәновлар гаиләсе. Матур, сокландыргыч тормыш юлы, тырыш хезмәт, уңган балалар, үрнәк гаилә... Мин алар белән саубуллашып чыгып киткәндә үземдә бик яхшы кешеләр белән аралашкач кына була торган рәхәтлек тойдым. Чын мәгънәсендә тормыш кадерен белүче, аннан тәм һәм ямь табып яшәүче, тырыш һәм гадел кешеләр белән. Безгә дә алар кебек сокландыргыч тормыш юлы үтәргә язсын...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International