Үткән атнада район хакимиятенең утырышлар залында Мамадыш муниципаль районында балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Аның эшендә ТР Балаларның хокуклары буенча уполномоченный Гүзәл Удачина, республика балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина катнаштылар.
Районда социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны барлау, аларны куркыныч адымнардан саклап калуда бар кеше дә җәлеп ителгән: авыл җирлекләре башлыкларыннан алып җәмгыятьтәге хилафилыкларга битараф булмаган гражданнарга кадәр. Иҗтимагый оешмалар белән дә тыгыз элемтәләр булдырылган. Моннан тыш, балаларны тәрбияләүдә үзебезнең муниципаль проектлар да киң кулланыш тапты. Сүз “Олимпиада 100”, “Тормыш дәресләре”, “Сәләтле балалар” проектлары турында. Шулай булуга карамастан, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларның тамырларына һаман да балта чабып булмый әле. Бу кайчан булыр, әлегә тәгаен генә беркем дә әйтә алмый. Соңгы вакытта балигъ булмаганнар арасында үз- үзләренә кул салу, эчкечелек, куркытып әйбер алу, талау кебек җинаятьләр таралыш тапты. Шул ук вакытта өлкәннәрнең яшүсмерләрне хилафилыкка тартулары да борчу тудыра. Утырышта яңгыраган полиция, халыкны социаль яклау, мәгариф бүлеге җитәкчеләренең чыгышларында башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Башкалабыздан килгән мәртәбәле кунакларны районыбызда авыр җинаять кылган өчен махсус учреждениеләр- гә җибәрелгән яшүсмер- ләрнең барлыгы кызык- сындырды. Республикада шундый ике үзәк бар икән. Берсе – мәгариф систе- масы белән бәйле булса, икенчесе – эчке эшләр ми- нистрлыгы белән. Илсөяр Гарифуллина әйтүенчә, әле- ге үзәкләрдә тайгак юлга баскан яшүсмерләр белән югары квалификацияле белгечләр эшли. Киңәй- телгән утырышта инвалид, мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү, белем бирү учреждениеләрендә ашханәләрнең эшчәнлеге турында да сөйләшү булды.