«Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» республика акциясе Татарстанның төрле муниципаль берәмлекләрендә узды. Мамадышта имтихан 3 нче урта мәктәптә үткәрелде.
Татар теле буенча БДИ өч дәрәҗәдә оештырылды: милләте татар булмаган катнашучылар өчен, татар телен база дәрәҗәсендә белүче катнашучылар өчен, татар телен камил дәрәҗәдә белүчеләр өчен.