Уңыш иң беренче чиратта язгы кыр эшләренең ничек уздырылуына бәйле. Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә төбәгебездә 12 эре һәм 58 кече формадагы хуҗалык исәпләнә. Алар исәбендә– 89700 гектар мәйданны биләүче сөрүлек җирләре. Быел аның 14377 гектарын пар җире итеп калдырганнар, 11035 гектарында көзге культуралар үсә. Язгы чәчү 48053 гектарда башкарылачак. –Быелгы планнарга күз салсак, хуҗалыклар 36 мең гектар мәйданда бөртекле культуралар, 15435 гектар җирдә техник культуралар, 23 мең гектарда азык культуралары чәчәргә планлаштыралар. 93 гектар җирдә бәрәңге, 297 гектар мәйданда яшелчә үстереләчәк,– диде идарә консультанты Наил Низамов. Аның әйтүенчә, узган ел төбәгебез аграрийлары кырга 25нче апрельдә чыккан. –Ул көнне АПК “Азык-төлек программасы“ җәмгыяте хезмәтчәннәре күпьеллыклар һәм көзге культуралар үсүче басуларны тукландыруга керешкәннәр иде. Быел да шул сроктан калышмабыз, дип уйлыйм. Бер-ике көн кояшлы җылы көн туса, кар тиз эреп бетәчәк. Шуңа да, әле салкын, яз килергә ашыкмый, дип билбауларны бушатырга ярамый,– ди ул. Бүгенге көндә хуҗалыклар чәчүлек орлык белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән. Хәзер әлеге материалга язгы җылыту үткәрергә, аларны тиешенчә әзерләп куярга кирәк. Республика җитәкчелеге тарафыннан агросәнәгать оешмаларына ташламалы бәядән ягулык-майлау материаллары бүлеп бирү дә каралган. Мамадышлылар өлешенә 1777 тонна туры килә. Ул коллективлар арасында чәчүлек җирләренең мәйданына карап бүленә. Килограммы 41 сум 20 тиеннән (литры 34 сум 10 тиенгә төшә) биреләчәк. Ә ашламалар сатып алуга Россия һәм Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыклары ел дәвамында өч өлешкә бүлеп төрле субсидияләр тәкъдим итә. Наил Низамов әйтүенчә, аның күләме ел буена гектарга бер мең сумга җыела. Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе мәгълүматлары буенча, быелгы язгы чәчү кампаниясендә 354 трактор катнашачак. Аларның техник әзерлек дәрәҗәсе 98%ны тәшкил итә. Кырга чыгачак 134 чәчкечнең 104–е төзек хәлдә. Моннан тыш, аграр оешмалар паркында 17 зур чәчү комплексы да бар. Аларның унбере төзек. Культиватор, тырма, БДМ агрегатлары тулысынча әзерлек сызыгында. Хуҗалык җитәкчеләре алдында язгы кыр эшләрен тулы әзерлектә каршылау, кыска срокта һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу бурычы тора. Язның бер көне елны туйдыруын һич кенә дә истән чыгарырга ярамый.