Мамадышта төбәкара конкурс узды

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Бәйге язучы һәм шагыйрь Рафаил Газизов исеме астында үтте

I-ХI укучылары, ике төркемгә бүленеп, шигърият, проза, драматургия, халкыбыз фольклорын кулланып әкият жанрларында язган әсәрләре белән катнашты. Конкурс район күләмендә генә үткәрелми, башка район, өлкә балаларын да җәлеп итә. Бу юлы да бәйгегә Чүрәле, Чаллы, Саба, Кукмара, Балык Бистәсе районнарыннан килгән укучылар бар иде.

Һәр укучы үз номинацисендә җиңү яулап, саллы бүләкләргә ия булды. 

Мондый конкурс киләчәктә дә дәвам итәчәк.  Шулай итеп, Рафаил Газизов бөтен яшәеше белән халкыбызга хезмәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International