Эшкәртмәсәң, баш тарт.

2018 елның 13 апреле, җомга

Бүгенге көндә кайбер җир участокларының хуҗалары үз кишәрлекләренең кайда икәнен дә белмиләр. Бу бигрәк тә пай җирләренең бушка өләшенүе, аларның хуҗаларының матди чыгымнар тотмыйча гына участокларына дәүләт теркәве уздыруы нәтиҗәсендә килеп чыккан хәл. Кайбер пай җире хуҗалары кишәрлекләрен фермерларга яки авыл хуҗалыгы предприятиеләренә арендага биреп, ә тегеләре бөлгенлеккә төшеп яисә башка сәбәпләр аркасында ул җирләрдән баш тарталар. Нәтиҗәдә, участоклар эшкәртелми, ташландык хәлгә килә. Соңгы елларда киң таралган тагын бер күренеш – җир хуҗасы үлеп китә, ә аның варислары бу мәйданны эшкәртү турында уйлап та карамыйлар. Шуңа да, мондый эшкәртелмичә ятучы басуларның хуҗаларын, мөлкәтеннән файдаланмаган очракта, административ җаваплылык каралганын искәртәсе килә. РФнең Җир кодексының 42нче маддәсе пай хуҗаларыннан авыл хуҗалыгы җирләренең эшкәртелүен, туфракның тиешле тәртиптә тотылуын таләп итә. Шуңа күрә, әгәр участогыңны эшкәртергә, арендага бирергә яисә сатарга теләк булмаса, бу кишәрлектән баш тарту отышлырак. Моның өчен җиргә хуҗа булу турындагы документлар белән аңардан баш тарту турындагы гаризаны дәүләт теркәве уздыручы органга (Росреестр) тапшыру да җитә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International