Ул шәһәр халкы, шул исәптән предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре арасында аноним рәвештә уздырылган иде. Тикшерү барышында 130 кешенең фикерен өйрәнгәннәр. Алар арасында 73%ны – хатын-кызлар, 27%ны ир-атлар алып тора. Сораштырылганнарның 52%ын – хезмәткәрләр һәм интеллигенция вәкилләре, 28%ын –оешма һәм предприятие эшчеләре, 20%ын пенсионерлар һәм вакытлыча эшсезләр тәшкил иткән. Респондентларның күпчелеге (48%) күпфатирлы торак йортта шәхси фатирлары белән торучылар. Өстәвенә, сорашуда катнашучыларның 36%ы 15 “яшькә“ кадәрге йортларда яши. Шул ук вакытта, күпчелек тораклары канәгатьләнерлек яки яхшы торышта, дип исәпли, бары тик 6% респондент кына торакларының начар халәттә булуын әйтә.
ТКХ сыйфаты буенча аларның фикере түбәндәгечә: Шушындый ук хәл – ТК оешма белгечләренең квалификацияләре буенча да. Һөнәри осталык ягыннан караганда, күпчелек аны яраклы дип бәяли – канәгатьләнерлек (61%) яки яхшы (16%). Ә хәзер торак-коммуналь хуҗалык проблемаларына күчик. Биредә төп бәла итеп хезмәтләрнең сыйфаты түгел (аңа 5-8% зарланган), ә тарифларның югары булуы күрсәтелә (70%). Сораштырылганнарның ТКХ сыйфатына канәгатьлек дәрәҗәсен киметүче объектив факторлар итеп, инфраструктура торышы һәм йортларның үзләре белән бәйле проблемалар китерелә (йорт янәшәсендәге территорияләрне төзекләндерү дәрәҗәсе түбән булуыннан 24% респондент зарланган, автомобиль кую урыннары булмаудан – 25%, суның сыйфатыннан канәгать түгел – 22%). Халыкның фикерен өйрәнгәндә, йорт яны территорияләренең торышы хакындагы сорауга 60%ы “канәгатьләнерлек“, 24%ы “яхшы“ дип җавап биргән. Шул ук вакытта, сораштыруда катнашучылардан йорт яны территорияләрен шәхсән ничек яхшыртыр идегез, дип кызыксынгач, күпчелек территорияне яшелләндерү зарурлыгын ассызыклый. Икенче урында – автомобиль кую урыны яки балалар мәйданчыгы ясатырга теләүчеләр. Аннан соң – территорияне ешрак чистарту һәм яктырткычлар санын арттыру яклылар. Соңгы 2-3 ел эчендә торак-коммуналь хезмәтләр эшчәнлегендәге үзгәрешләрне бәяләгәндә, респондентларның яртысы диярлек, бер әйбер дә үзгәрмәде, дип исәпли, һәр өченче кеше үзгәрешләр яхшы якка, дип белдерә.