Яндыру тыела.

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Коры үләнне яндыру туфракның гумусын начарайта, нәтиҗәдә, болай эшләү булачак уңышка да начар тәэсир итә. Өстәвенә, басу-кырларда коры үлән яндыру зур янгыннар да китереп чыгара. Соңгы елларда коры үлән яндыру нәтиҗәсендә зур гына авыллар коточкыч фаҗига кичерде, меңләгән кешеләр йорт-җирсез калды. 2015нче елда РФ Хөкүмәте Янгынга каршы режим кагыйдәләренә кайбер үзгәрешләр кертте. Хәзер коры үләнне яндыру катгый тыела һәм законны үтәмәүчеләр җаваплылыкка тартыла. Басу-кырларда коры үлән яндыручыларны күрсәгез, шунда ук янгын сүндерүчеләргә хәбәр итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International