Мамадышка Сәидә абыстай Аппакова килде.

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Буген, 11 нче апрель көнне район мэдэният йортында мөселман хатын-кызларының җыелышы булды. Җыелышка Казаннан кунак итеп Сәидә абыстай Аппакова чакырылды. Җыелышта Мамадыш районының имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев та катнашты. Районнан җыелган мөселман хатын-кызлары үтемле вәгазьләр тыңладылар. Казаннан килгән зур кунак Сәидә абыстайның "ир хакы", "исламда хатын-кызның халәте", "гаиләдә сабыр булу" кебек темаларга багышланган чыгышлары булды. Чара ахырында сорауларга җәваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International