Хәрби комиссариатта эшләп, 35 ел хезмәт куйган хезмәт ветераны Президиум рәисе, сул эсерлар партиясе әгъзасы Иван Степанов доклад белән чыга. Төбәктә Кызыл Армия оештыруны тизләтү башлана. Ниһаять, 1918нче елның 15нче апрелендә Мамадыш өязендә хәрби комиссариат оештыру турында карар чыгарыла. Беренче хәрби комиссар итеп Иван Степанов раслана. Комиссариат Карл Маркс урамындагы (купец Жуков йортында), хәзерге көндә балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе бинасында урнаша. Хәрби эшләр буенча составка Давыдов һәм Ситдыйков кертелә. Шул ук елның 28нче июненнән депутатларның өяз Советының хәрби эшләр буенча комиссары итеп Шәмсетдин Хисаметдинов билгеләнә. 1нче июльдән әлеге вазыйфа белән беррәттән хәрби җитәкче вазыйфасы да кертелә. Ул Александр Давыдовка йөкләнә. Сентябрь аеннан ул бер ел дәвамында хәрби комиссар була. Комиссариат тарафыннан ул көннәрдә өяз территориясендә урнашкан Кызыл Армия частьларының хуҗалык Гасырлык тарихлы комиссариат ихтыяҗларын тәэмин итү, чакырылу яшьләре җиткән гражданнарны исәпкә алу, аларны хәрби эшкә өйрәтү, исәпкә басудан баш тартучыларны эзләү кебек әһәмиятле эшләр башкарыла. Хәрби комиссар булып берникадәр Степан Домолазов эшләп ала. 1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышы илебез халкы өчен генә түгел, мамадышлылар өчен дә, чын мәгънәсендә, бөек сынау чоры була. Сугышның беренче көненнән үк комиссариат мобилизация үткәрү өчен аерым эш режимына күчә. Хәрби хезмәткә яраклылар арасында хәрби әзерлек үткәрелә, фронт өчен җитештерелгән продукциянең исәбе алып барыла. Инвалидларга, яралыларга ярдәм күрсәтелә. Хәрби комиссариат белән бу елларда Әбелханов, административ хезмәт лейтенанты Шишов, гвардия капитаны Комлев, административ хезмәт подполковнигы Краснов җитәкчелек иткәннәр. Ольга Неумоина, Антонина Ершова да сугыш чорында биредә хезмәт куялар. Сугыштан соңгы елларда хәрби комиссариат белән башта өлкән лейтенант Васильев, аннан соң подполковник Дьяченко җитәкчелек итә. Аннан соңгы елларда эшләгән хәрби комиссариатның комиссарлары: полковник Михаил Казаков, подполковник Әнәс Галләмов, подполковник Усман Галиев, полковник Владимир Кудяшев, подполковник Марсель Ганиев, подполковник Игорь Бавин, полковник Николай Егоров, бүгенгесе көндә подполковник Андрей Синкевич җитәкли. Тарихи 100 ел эчендә барысы 25 кеше районыбызның хәрби комиссары була. Хәрби комиссариат районыбызның мобилизацион әзерлеген тәэмин итү бурычын башкара. Запаска чыккан гражданнарның һәм автотранспортның хисабын (хәрби көчләр өчен яраклы булганын) алып бара. Чакыру бүлегендә чакырылучыларны исәпкә алу, комиссия уздыру, хәрби хезмәткә чакыру кебек эшләр башкарыла. Контракт нигезендә хәрби хезмәткә алуны оештыра. Хәрби хезмәтнең абруен арттыру, яшьләрне хәрби бурычларын үтәүгә әзерләү, частьлар белән шеф- лык элемтәләрен үстерүне игътибар үзәгендә тота. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү өчен мәктәпләр белән тыгыз элемтә булдырылды. Сугыш һәм хезмәт ветераннары, чернобыльчеләр, әфганчылар белән тыгыз хезмәттәшлек киң җәелдерелгән. Хәрби комиссариат үзенә куелган бурычларны югары дәрәҗәдә башкара. Коллектив яшь, көчле. Чиләбе өлкәсенең Трехгорный шәһәрендә урнашкан хәрби часть белән тыгыз элемтәдә торалар. Часть командиры Мамадыш егетләренең яхшы хезмәт итүләрен, аларның башкалардан аерылып торуларын даими ассызыклап тора. Мамадыш шефлыкка Дата алган частьта соңгы алты ел эчендә 300 дән артык якташыбыз хезмәт итте. Часть командиры төрле яктан ярдәм күрсәткәне өчен районыбыз башлыгы Анатолий Ивановка рәхмәтләрен җиткереп тора. Хәрби комиссар Андрей Синкевич та частька барып, солдатлар белән еш очраша, алар алдында чыгышлар ясый. Ата-аналар армия хезмәте турында хәбәрләшеп торалар. Хәрби комиссариатта бүгенге көндә үз эшләренә җаваплы караучы дистәгә якын кеше хезмәт куя. Йөз еллык юбилей якынлашкан көннәрдә хәрби комиссариатта эшләгән еллар искә төшә. Гомеремнең 35 елы шунда хезмәттә узды. Мин биредә 1973нче елның июленнән эшли башладым. Эш вазыйфама 4нче бүлектә хәрби учет буенча инструктор буларак керештем. 1976- 1986нчы елга кадәр мобилизация бүлегендә хәрби комиссар урынбасарының ярдәмчесе булып эшләдем. 1986нчы елдан 2009нчы елгача район хәрби комиссарының финанс-икътисад эшләре буенча ярдәмчесе булып, финанс һәм социаль тәэмин итү, хуҗалык бүлеге җитәкчесе, баш бухгалтер вазыйфаларын башкардым. 35 ел эшләгән чорда алты хәрби комиссар белән эшләргә туры килде. Бүлек җитәкчеләре булып 38 офицер хезмәт куйды. Хәрби комиссар полковник Николай Егоров кул астында эшләвем белән чын күңелдән горурланам. Эшкә тантаналы төстә ант биреп кергәнлекне аклагандырмын дип уйлыйм. Россия Федерациясенең Саклану министры боерыгы белән “Фидакарь хезмәт өчен“ медаленә ия булдым. Күп кенә грамоталар, рәхмәт хатлары белән бүләкләндем. Николай Николаевич белән 18 ел бергә эшләргә туры килде. Коллектив бер бөтен гаилә булып, тырышып эшләде. Бик тотрыклы, көчле булдык. Хәрби комиссар безгә планнарны, бурычларны кабыргасы белән куярга өйрәтте. Хәрби комиссариат башкара торган бурычлар күп кырлы. Республика хәрби комиссариаты каршында Николай Егоров югары дәрәҗәләргә күтәрелде. Ул җитәкләгән коллектив һәрчак алдынгылар рәтендә булды. Республика хәрби комиссариаты тарафыннан Мактау грамоталары, бүләкләр шул турыда сөйли. Кызганыч, офицерлар кыскартылды: хәрби комиссариатның күрке иде алар. Бүгенгесе көндә зур көч таләп итә торган бу авыр хезмәттә хәрби комиссар, подполковник Андрей Синкевич һәм аның кул астында эшләүче шәхси состав сынатмый. Хәрби һәм мобилизацион әзерлекне югары дәрәҗәдә тоталар. Югары урыннарны алып торалар. Хәрби комиссариатның 100 еллык юбилее алдыннан анда эшләп чыккан, хезмәт иткән ветераннарны, хәзерге коллективны чын күңелдән бер гасырлык юбилей белән тәбриклим.