Авыл ялкауларны сөйми.

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

–Ришат Робертович, районыбызда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда күпләп маллар асраучылар саны артуга бара. Моның сере нидә икән? –Соңгы елларда авылларда уздырыла торган җыеннарда шәхси хуҗалыкларда малларны күпләп асрауга да җитди басым ясалды. Аларда авыл хуҗалыгы программаларында катнашырга теләк белдергәннәр белән очрашулар нәтиҗә бирмичә калмады. Соңгы өч елда гына да 250дән артык гаилә мини-фермалар төзү өчен дәүләт ярдәме сорап, гаризалар белән мөрәҗәгать итте. Бүгенге көндә өч баштан алып 8 башка кадәр савым сыерлар тоту өчен 136 торак төзелде. Моның өчен 21,8 миллион сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелде. –Киләчәктә дә яңа терлекчелек биналары төзү дәвамителәчәк, димәк? –Әлбәттә, быел гына да 30дан артык гаилә мини-фермалар төзү программасында катнашырга теләк белдерде. Шәхси хуҗалыкта малтуар асрауның кыен яклары никадәр күп булмасын, авыл агае йортындагы терлеген саклап калырга тырыша. Ни әйтсәң дә, шәхси хуҗалыгы нык булган авыл кешесе үзен ышанычлырак хис итә. –Дәүләт ярдәме димәктән, алар нинди форматта күр- сәтелә? –Соңгы елларда барлыгы 1050 миллион сумлык субсидияле кредит алынган. Авыл җирендә үз хуҗалыкларын киңәйтү, малларның баш саннарын арттырырга мөмкинлек бирү өчен Лизинг-грант программасы, гаилә фермаларын үстерергә, кече фермалар төзергә, таналар сатып алырга, савым сыерлары һәм кәҗәләр тоту, савым аппаратлары алу өчен дәүләт тарафыннан тагын барлыгы 260 миллион сумнан артык субсидияләр бирелде. –Гаиләләр кайсы тармакларга өстенлек бирәләр? –Зур күпчелек сөтчелекне сайлый. Чөнки ул бүгенге көндә, азмы-күпме булса да, ай саен гаилә бюджетына акча кертә торган тармак. Соңгы өч елда шәхси секторда җитештерелгән сөт күләме даими артып тора. Тик менә аңа бәянең тотрыксызлыгы гына авылда мал асраучыларны борчы- мыйча калмыйдыр. Моннан ике ел элек бер литр сөткә 23,5 сум түләсәләр, узган ел ул 21 сум тәшкил итте. Авылларда терлек симертү, сарыкчылык, атчылык, кошчылык белән шөгыльләнергә теләүчеләр саны да арта бара. Умартачылык соңгы елларда бик популярлашып китте. Бүгенге көндә әлеге тармакта 11450 баш умарта гаиләсе бар. Алардан барлыгы 2759 центнер бал алынган. Моннан тыш умартачылык белән шөгыльләнүчеләр корт гаиләләре, корт аналары сатып та гаилә бюджетларына акча керттеләр. –Кызганычка каршы, кайбер авыл җирлекләрендә программаларда катнашырга бик ашкынып тормыйлар бугай? –Моны танырга кирәк. Бүгенге көндә һәр авыл җирлегендә гаилә фермалары булдыру өчен җирлек бар, югыйсә. Моның өчен дәүләт тарафыннан зур ярдәм күр- сәтелә, район җитәкчелеге дә һәркемгә булышырга әзер. Азык белән дә зур проблемалар юк хәзер. Шулай булуга карамастан, Келәүш, Түбән Шүләңгер, Омар, Тауиле, Отарка, Соколка авыл җирлекләрендә яшәүчеләр бу юнәлештә пассивлык күрсәтәләр. Аларда мини-фермалар төзелми генә түгел, малларның баш саны да кимеде. Узган ел бу өлкәдә Көмеш Күл, Кече Кирмән, Сон, Яке, Катмыш, Олыяз, Тәкәнеш, Шәмәк, Уразбахты төбәкләрендә яшәүчеләр үзләренең активлыклары белән аерылып тордылар.

–Әңгәмәгез өчен рәхмәт

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International