“Сез ышанмассыз, Венецияда, Римда яки Неапольда яшәгәнче, мин Мамадышта яшәр идем“. (Л.Толстойның П.Голохвастовка хатыннан; 1876нчы ел, 17нче март). Ә бөек язучы Мамадышны, аның “йөрәген“ – үзәк урамны ничек күрер иде икән? ХIХ гасыр башындагы Совет урамын (бер өлешен) рәсемгә төшереп карагыз әле. Искәртеп узабыз, элек ул Зур Казан урамы, аннан соң Троицкая, инде күп еллардан соң гына хәзерге исемен алган. Анда бүген дә 18-19нчы гасырларда торгызылган архитектура һәйкәлләре шактый әле. Конкурста газетаның барлык укучылары да катнаша ала. Яшь чикләве юк. Төп таләп – тарихи туры килү. Эшләрегезне почта аша юллый аласыз яки редакциябезгә китереп бирү зарур (бәйгегә дигән материаллар электрон почтага кабул ителми). Нәтиҗәләр мәртәбәле жюри тарафыннан 1нче июньдә игълан ителәчәк. Җиңүчене кыйммәтле бүләк көтә.