Мамадышның “алтын, зөбәрҗәт һәм бриллиант“ юбилярларыннан үзләре хакында хәбәр итүләрен сорыйлар. 2018нче елда гаилә бәйрәмнәрен (бергә яши башлауларына 50, 55, 60 ел тулучылар) рәсми төстә билгеләп үтүчеләр хөрмәтенә традиция буенча быел да зур тантана оештырылачак. Район башкарма комитетының ГХАТ бүлеге мондый парлардан яки аларның якыннарыннан 3-14-77 телефон номеры буенча шалтыратуларын сорый. Бәйрәм кичәсе май аенда, Халыкара гаилә көне кысаларында үтәчәк.