2018нче елның 17нче апрелендә Мамадышта балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү үткәрелә. Халык белән Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина очрашачак. Кабул итүгә алдан ук 8(85563) 3-19-82 телефон номеры буенча язылырга мөмкин. Әлеге чара муниципалитет бинасында оештырыла.