2018 елның 9 апрелендә «Мәрхәмәтле куллар» программасы кысаларында «Мәрхәмәтле куллар боз эретер» акциясе уздырылды.

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

2018 елның 9 апрелендә «Мәрхәмәтле куллар» программасы кысаларында «Мәрхәмәтле куллар боз эретер» акциясе уздырылды. Акция барышында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы дәүләт автоном учреждениясе халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Забота" гайлә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан тол калган ветеран Марзыя Гариповага һәм Александра Сергеичевага   ярдәм күрсәтелде: ишек аллары кардан чистартылды,  боз чабылды. Эш барышында балалар һәм өлкәннәр арасында кызыклы әңгәмә корылды, өлкәннәр үз тормышларындагы булган кызыклы вакыйгаларны сойләделәр.

Ярдәмгә могтаҗ булганда шалтыратырга дип өлкәннәргә белгечлэр телефон номерларын калдырдылар.

Яңадан күрешүләрне теләп, күп рәхмәтләр җиткереп, өлкәннәр сөенеп калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International