Күпчелек ГХАТ бүлекләре бүгенге көндә яшьләрне язылыштыру чарасы вакытында милли элементларга басым ясарга тырышалар: парлар гаилә юлының символы булган ап-ак сөлгегә аяк басалар, баллы чәк-чәктән авыз итәләр. Язылышырга килгән һәр парга, милләтенә карап, индивидуаль якын килергә тырышалар. Сүз уңаеннан, 7нче апрель көнне Мамадыш муниципаль районының Башкарма комитеты каршындагы ГХАТ бүлегендә әрмәннәр - Наташа Мартиросян белән Арам Мурадянның мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү чарасы булды. Кияү белән кәләш туганнарының теләкләрен исәпкә алып, язылыштыру вакытында әрмәннәрнең милли традицияләре дә исәпкә алынды. Кияүнең әнисе Ася ханым яшьләрне чикләвекле бал белән сыйлады-бу татлы тормыш билгесе, ә аталары кияүнең җилкәсенә аларга бәрәкәтле гомер теләп лаваш салды. Без дә Мурадянар гаиләсен ихластан бәйрәмнәре белән тәбриклибез. Татлы, бай тормыш телибез!