Районыбызда өлкән буын вәкилләре үзләренең активлыклары белән күпләргә үрнәк булып торалар. Алар арасында сәнгатькә гашыйклар да җитәрлек. Өлкәннәрнең җырга-моңга, нәфис сүзгә осталыклары республика күләмендә бара торган “Балкыш“ фестиваль-конкурсында ачык чагыла. Әле кайчан гына аның район туры узган иде. Шуннан соң иң яхшы чыгышлардан торган гала-концертны карау бәхетенә ирештек. Анда иң-иң яхшы аерым җырлаучылар, сәнгатьле итеп сөйләүчеләр, моңлы тавышлары белән мөнәҗәтләр укучылар, фольклор коллективлары чыгыш ясады. Иң яхшы номерлар районыбыз данын республика зона бәйгесендә яклаячаклар.