Май бәйрәмнәрендә ничә көн ял итәбез?

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Россия халкы 1 Май бәйрәмнәрендә дүрт көн рәттән ял итәчәк, дип хәбәр итә  «Интерфакс» агентлыгы, Федераль хезмәт һәм мәшгульлек агентлыгына сылтама белән. 

Ял көннәре 29 апрельдә, якшәмбе башланып, чәршәмбе, 2 майга кадәр дәвам итәчәк.

Шимбә, 28 апрель ялы күчерелү сәбәпле, 30 апрель эш көне булмаячак.

Чәршәмбе, 2 май, 2018 елның 7 гыйнвар ялы (ул якшәмбегә туры килгән иде) күчерелү нәтиҗәсендә, ял көне була.

Майның беренче эш атнасы ике көн дәвам итәчәк, диелә агентлык хәбәрендә.

Җиңү көнен – 9 Майны (ул чәршәмбегә туры килә) бәйрәм иткәндә исә ял көне күчерелмәячәк. Шул ук вакытта, 8 майда эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.

12 июньдә Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан өч көн (10, 11, 12 июнь) ял итәчәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International