Сәүдә ноктасы “Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты“ дип атала икән. Ул авылның нәкъ үзәгендә урнашкан һәм, тугызлылардан тыш, әле тагын Келәүш урманчылыгы бистәсе белән Гурьевка төбәгендә яшәүчеләргә дә хезмәт күрсәтә. –Янәшәдәге кибет авария хәлендә иде. Аны төзекләндерү күп чыгымнар таләп итә. Республикада шушы юнәлештәге Президент программасы эшли башлавы бик яхшы булды. Модульле бинаны сафка бастыру өчен Татарстан бюджетыннан 1,5 миллион сум акча бүлеп бирелде. Быел җөмһүриятебез авылларында шушындый 53 сәүдә ноктасы барлыкка киләчәк. Шуның берсе – Мамадышта. Бәлки киләсе еллар планына тагын да күбрәк объект кертеп булыр,– дип сөйләде “Халык- ка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты“ ачылышында катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Дәрҗеманов.
Мамадыш районы кулланучылар җәмгыяте рәисе Мансур Фәхриев үзенең чыгышын җитәкчеләргә рәхмәт сүзләре әйтүдән башлады: “Президентыбыз карары нигезендә шушындый мөһим программага старт бирелде. Менә күрәсез, кибетләрнең берсе сезнең җирлектә инде ишекләрен дә ачарга өлгерде. Халык безнең хезмәттән канәгать калса иде, шуның өчен тырышабыз бит“. Келәүш авыл җирлеге башлыгы Борис Иванов алга таба элекке кибет бинасын сүтеп, аның урынында балалар мәйданчыгы төзергә планлаштыруларын әйтте. Тантанага килгән олысы-кечесе әлеге программаны тормышка ашырырга ярдәм итүчеләргә зур рәхмәтләрен җиткерергә ашыктылар. Аннан халыкның көчле алкышлары астында ал тасмалар киселде, чарада катнашучылар кибет эченә үттеләр. Биредә шырпы-тоздан алып көндәлек ихтыяҗдагы бик күп төр товар, продукцияне сатып алу мөмкинлеге тудырылган. Кемдер чәй эчәргә конфет-печенье, икенчеләр хуш исле ак ипи алды. Ә бер апа: “Бүген урам баздан бәрәңге чыгарган идек. Шуның белән ашарга“,– дип, тозлы балык сорады.