«Олы яштәгеләр һәм инвалидлар өчен куркынычсызлык мәктәбе».

2018 елның 7 апреле, шимбә

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы дәүләт автоном учреждениясе халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Забота" өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Олы яштәгеләр һәм инвалидлар өчен куркынычсызлык мәктәбе» инновацион технологиясе буенча эш алып барыла.

Бүлегтә социаль хезмәт алучы олы яштәгеләр һәм инвалидлар белән, бүлег  белгечләре һәм медицина хезмәткәрләре план буенча  куркынычсызлык темасына төрле әнгәмәләр үткәрә.

2018 елның 5 апрелендә медицина хезмәткәре Лилия Халитова  беренче группа инвалиды Лидия Мальцевага  «Дару  куркынычсызлыгы» темасына әнгәмә үткәде.

Әлеге әңгәмәнең максаты - олы яштәгеләр һәм инвалидларның кондәлек тормыштагы  куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү, ситуацияне  анализлау сәләтен үстерү, көнкүрештә куркынычсыз карарлар кабул итү .

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International