“Кичерегез...“
Син чиркәү кешесе булмасаң да, әмма иман йортында булырга тырышасың – берсендә, икенчесендә, өченчесендә... чагыштыру өчен мөмкинлек бар икән, син һичшиксез үзенчәлекләрне билгеләячәксең. Аның асылы шунда – храмнарда хезмәт итүчеләр, прихожаннар “Кичерегез“ сүзен еш кабатлыйлар. Бу сүз безне коралсызландыра, чит кешегә якынлаштыра, үз йөрәгеңә ишекләрне ача. Шул исәптән, “кичерегез“ – сезне ялгыш кына этеп җибәрделәр, кагылдылар, ни турындадыр сорадылар һәм киңәш бирделәр. Ни өчен шулай? Җавабы гади: иман йортында барыбыз да Алла каршында тигезләр. Аңа таба юлда синең теләкләреңне аңларга һәм аларны үтәргә ярдәм итәргә тырышачаклар. Барысы да изге атакайлар васыятьләре буенча: якын кешеңә начарлык кылма, аны күңелсезләндермә, начар сүзләр белән кыерсытма, юкка чыгарма һәм шелтәләмә. “Мәхәббәт озак түзә, кичерә, ул көнләшми, аны артык чөяргә кирәкми, ул артык горурланмый“ (1Кор.13,4).“ – диелә Библиядә. Изге Ксения Римляныни храмында – көнкүрешнең гадәти булмаган һәм кешеләр арасындагы якыннарга мөнәсәбәт атмосферасы хөкем сөрә. Ул мамадышлыларның – шәһәрдәшләрнең, төбәктә яшәүчеләрнең, бездән чыкканнарның күпсанлы буыны белән барлыкка килгән һәм хәзер дә шулай дәвам итә. Бүгенге дин әһелләре, прихожаннар игелек һәм мәхәббәт аурасын сакларга һәм арттырырга тырышалар. Бирегә кергән һәр ир заты баш киемнәрен сала, хатын-кызлар исә, киресенчә, башларын яулык белән каплыйлар. Ярымпышылдап, хәзер шәм яндырырга, белмәү нәтиҗәсендә нинди дә булса аңлашылмаучанлык буенча сабак алырга ярыймы, дип сорыйлар. Үпкәләргә биредә урын юк. Гомумән, мондый урында үпкә белдерү гел урынсыз ул. Чөнки иман йортыннанбашка яхшылыкка кем, кайда өйрәтсеннәр. –Менә син бүген хак әйтәсең: “родительләр белән“ түгел, ә “родитель көне“, дип, – таләпчән Тамара Евгеньевна һәрвакыт туры юлны күрсәтеп торыр. –Иң яхшысы сәламәтлек турында Литургиягә заказ бирергә кирәк. Шул рәвешле алтарьда кансыз корбанлык кылына – просфорадан кисәкчәләр алына, – дип киңәш бирә иконалар лавкасында Надежда. Чиркәүгә шактыйдан йөрүче карчыкларга аеруча игътибар. Әгәр аларның арыганлыкларын күрсәләр, үзвакытында эскәмияләрдә урын бирәләр, урындыклар китерәләр. Бәлки шуңадыр, соңгы елларда биредә яшь йөзләр һәм балалар еш күзгә чалына. “Ковчег“ка – 20 ел Моннан егерме ел элек барлыкка килгән “Ковчег“ якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең үзләре белән храмга әти- әниләрен, әбиләрен алып килүләренә бүген берәү дә гаҗәпләнми. Аның беренче чыгарылыш укучылары хәзер үзләренең балаларын мәктәпкә йөртәләр. Башта православие духовностьлыгы дәресләрен үз фатинындагы бер бүлмәдә Изге Ксения Римляныни храмы протоиерее Димитрий (Морозов) атакай алып барган булса, хәзер алар иман йорты урнашкан территориядәге аерым бинада укытыла. Бүген ул да кечкенә инде. Укыту бүлмәсе берәү, шунда ук китапханә урнашкан. Балалар төркеменең – ике, зурларныкы бер икәнлеген дә күз уңында тотарга кирәк. Шунлыктан ашханә тулысынча диярлек укыту бүлмәсе буларак файдаланыла. Яңа мәктәп булса иде! Катехизиска өйрәтү буенча рухи күтәренкелек белән Мамадышта яшәүче Людмила Чиркованың алынуы әле дә хәтердә. Физик яктан мөмкинлекләре чикләнүгә карамастан, ул бернинди каршылыкларсыз балалар белән дә, зурлар белән дә үзенең белемнәре белән уртаклашты, сорауларга җаваплар бирде, фикер йөртте һәм катгый рәвештә ышандырды: үзеңнең якыныңа, яшьме ул – өлкәнме, хатын-кызмы – ир затымы, ярлымы – хәллеме, хөрмәт булды. Шулай булганда гына синең йөрәгеңдә изге ярату хисе үсә башлый. Бит һәр яшәүче – Алла образы. Кайда ярату, мәхәббәт юк, анда игелеккә дә, изгелеккә дә урын табылмый. Гыйнвар аенда Людмила Константиновна Чиркованы искә алып, аның укучыларымөгаллимәләренең якты образын, васыятьләрен искә төшерделәр. Бүген алар шуларга тугры булып кала бирәләр. Яраткан укучыларыннан Анна Акулиничева бүген үзе Якшәмбе мәктәбендә православие дәресләрен яшь балаларга алып бара. Татьяна Шипкова аны үзенең укытучысы, дип саный. Ә Димитрий атакай: “Тикмәгә генә безнең белән шундый кеше булмаган. Христос кәләше. Якты истәлеге мәңгелек булсын“, – ди. “Эллин да, иудей да юк...“ Библиядәге әлеге хакыйкать Алла каршында барлык кешеләрнең дә тигез булуларын раслый. Үземә дә православие храмнарында берничә мәртәбә чит илләрдән килгән туристлар арасында шәм куючыларны, булдыра алганча иман укучыларны күрергә насыйп булды. Ләкин иң мөһиме – алар гамәлләрен ихлас күңелләреннән кылдылар. Нигәдер, японнар өстенрәк тоелды миңа. Безнең храмга башка дин тотучылар килгәнен дә беләм. Димәк, моңа ихтыяҗ бар... Әлеге язма әзерләнгәндә, мин Димитрий атакай белән сөйләшүне көттем. Чиратым бераз “күчерелде“. Очрашасы көнне, Литургиядән тыш, иконалар лавкасына китерелгән товарны изгеләндерде, бер кеше белән сөйләште, читтә тагын ике кеше аны зур түземсезлек белән көтте. Аларга да чират җитте. Атакай да чыгар, дигән уй белән, мин чиркәүдән чыктым. Вакыт акрын гына бара, язгы салкынлык, җил үзләрен сиздермичә калмадылар. Яңадан эчкә узам. Храмда – тынлык хөкем сөрә. Димитрий атакайның төрле яшьтәге хатын-кызлар белән сөйләшүенә берни дә комачауламый. Яшь ханым сорый, атакай җавап бирә. Миңа калса, ул чумылдыру серләре, крестная ана, ничек итеп качны сайларга, кайчан чиркәүгә килергә икәнлеге турында аңлатмалар бирә иде. Кыз исә сорый да сорый. Әйтерсең лә, ни дә булса соралмыйча калачак. Аннары, бераз соңрак, әңгәмәбездән соң мин сорарга батырчылык иттем: башка милләттән булган әлеге кыз чумылырга карар итмәгәндер бит? Беренче чиратта җавапка Яңа Заветтагы Алла каршында барлык кешеләр дә тигез, дигән сүзләрне һәм билгеле булган гыйбарәне ишеттем: –Храмга тормышта түбәнчелеккә төшкән кеше килә. Ул священникка үзен кызыксындырган сорауларны бирә, ә тегесе аңардан тизрәк котылу өчендер: “Син генә түгел әле монда, көтеп торырсың,“ – дип котылмакчы була. Ә килгән кеше бөтенләйгә югала. Төнлә белән дин әһеленең төшенә Богородица керә. “Мин аны ничә еллар храмга җибәрергә тырыштым. Ә син аны куып чыгардың,“ – ди. Чиркәүнең Миссиясе – Күктәге Патшалыкка, Аллага якынайту. Ә Алланың яратуы бөтен кешегә дә җитеп бетми. Храм ишеге барлык кешегә дә ачык. Ни дә булса аңлашылмый икән, дин әһелләре барысын да төшендерәчәк, – ди Димитрий атакай. –Чиркәүгә социаль хезмәт итү, дигән төшенчә бар. Гади итеп әйткәндә, кешеләргә хезмәт итү. Без Шәдчедәге картлар һәм инвалидлар йортына, Дегетледәге коло- ния-поселениега барабыз, “Өмет“ социаль приютындагы балалар, “Кайгырту“ тернәкләндерү үзәгендәге өлкәннәр белән очрашабыз. Кешеләр белән аралашу, шулай ук мәхәббәтне, яратуны белдерү ул. Авыру карт кеше янына килсәң, бу аның өчен зур шатлык була. Игелек, ярату, корбанлык һәм изгелек бергә атлыйлар. Мәхәббәт кануны буенча Тормышта барлык яхшылык һәм игелек Мәхәббәт кануннары буенча барлыкка килә. Начарлык турында уйлый күрмә, хәтта аны кылырга да язмасын. –Алланы ярату кешене ярату белән сынала. Кайчагында: “Мин – яхшы, Чиркәүгә йөрим, күршем исә – начар, әмма аңа күбрәк тия, ә миңа азрак. Ни өчен шулай?“ Бо- лай яшәргә, яхшы-начарны чагыштырырга ярамый. Башкалар каршында артык борын чөендермә, горурлыгыңны тыя бел. Алай яшәргә ярамый. Якын кешеңне үзеңне яраткан кебек ярат, дигән гыйбарәне исеңдә тот. Монда бердәнбер юл – Алла аша. Аны бөтен йөрәгең һәм күңелең белән ярат. Нәтиҗәдә якынга карата мәхәббәт үзеннән-үзе уяначак. Һәр кешедә байлык эзләргә кирәк. Безнең күңелебез, рухыбыз – үлемсез, гөнаһлар ябышкак чүп-чар кебек. Күршеңә, аның усаллыгына карамыйча, ярдәм ит, аның өчен дога кыл.