Янгын – барлык тере җир очен куркыныч, коточкыч фаҗигә.

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

2018 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы дәүләт автоном учреждениясе халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Забота"да хезмәт саклау буенча белгеч Лилия Нурмөхәмәтова  янгын куркынычсызлыгы  буенча әңгәмә үткәрде. Хезмәткәрләр янгын  куркынычсызлыгы кагыйдәләре, янгын вакытында кирәкле гамәлләр тәртибе һәм куркынычсызлык чаралары белән таныштылар. Янгын – барлык тере җир очен куркыныч, коточкыч фаҗигә.Һәр кеше янгын куркынычсызлыгы белән бәйле белемнәргә җитди карарга тиеш. Әңгәмә ахырында хезмәткәрләргә белешмәлек таратылды һәм инструктаж үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International