Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

     2018 нче елның 1 нче апрель  көнне Кече Кирмән  авылында  гомер итүче Шахиева Гандалиф Шахи кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны туган көне белән Кече Кирмән авыл җирлеге башлыгы Аскаров Газинур Миассарович район социаль яклау үзәге бүләкләрен, район башлыгы, президент котлауларын тапшырды.

    Гандәлиф әби  тормыш иптәше Нуриәхмәт абый белән 4 ул һәм 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, Нуриәхмәт абый 74 яшендә 2003 нче елда үлеп китә. 1962 нче елда гаиләләренә бик зур, аяныч кайгы килә- янгын нәтиҗәсендә бөтен каралты-куралары белән бергә 1960 нчы елгы кызлары да янып үлә. 1954 нче елгы беренче малайлары Миннәхмәт Камчаткада гомере буе балык тотучы булып эшли, 2007 нче елда вафат була.

Бүгенге көндә 1956 елгы Хәнифә исемле кызлары Свердловскида яши.

1958 нче елгы Рәфкат Мамадышта шәһәрендә яши.

1964 нче елгы Рамзил Яр Чаллы шәһәрендә яши.

1968 нче елгы Минзәлифә Зәй шәһәрендә яши.

Бүгенге көндә 1965 нче елгы малае Ринат һәм килене Нурия тәрбиясендә Кече Кирмән авылында 10 оныкка һәм 9 оныкчыкка кадерлеләрдән-кадерле әби булып гомер кичерә.   

      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International