АВТОИНСПЕКЦИЯДӘ ЯҢА ҖИТӘКЧЕ.

2018 елның 30 марты, җомга

Район автоинспекциясен ӘНӘС ГАФАРОВ җитәкләячәк. Бу турыда узган җомгада район планеркасында хәбәр иттеләр. Яңа вазыйфага күчү белән Әнәс Мәснәвиевичны район башлыгы Анатолий Иванов тәбрикләде. Моңа кадәр ул Алабуга шәһәрендәге ЮХИДИ районара теркәү-имтихан бүлеген җитәкләгән. Әнәс Мәснәвиевич чыгышы белән Мамадыш районы Норма авылыннан. РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. Эчке эшләр органнарына ул 1989нчы елда килә һәм үзен инициативалы, грамоталы белгеч итеп күрсәтә. 1991нче елдан Әнәс Гафаров районара теркәү-имтихан бү- легендә эшли, 2001нче елның июленнән Алабуга район эчке эшләр бүлеге ЮХИДИнең районара тер- кәү-имтихан бүлеге начальнигы итеп билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International