ГЕЛ ХӘРӘКӘТТӘ БУЛУ ЯШӘТӘ ДӘ, ЯШӘРТӘ ДӘ.

2018 елның 30 марты, җомга

Сәртек авылында кунакчыл кешеләр яши. Мин моның шулай икәнлегенә Никифорово урта мәктәбендә узган гасырның туксанынчы еллар башында эшләгәндә үк инанган идем инде. Хәзер дә алар ишек шакымыйча керсәң дә аптырамыйлар – сине үз кешеләредәй ачык йөз, елмаюлы кабул итәләр, шунда ук тәм-томнарын чыгарып, чәй өстәле әзерли башлыйлар.

Туганнарыдай кабул иттеләр “Менә дигән гаилә, матур яшиләр, Сәртектә хөр- мәтлиләр үзләрен,“ – дип бәяләде аларны Никифо- рово авыл җирлеге башлыгы Сергей Степанов. Аның менә шушы ихлас бәясе мине әлеге гаилә белән якыннан танышырга этәргеч булды. Хөсетләнеп, бер-береңне күпсенеп, туган туганны күрә алмый башлаган бу заманда чит кешенең уңышына сөенүчеләр чынлап та гаҗәпләндерә. Бөтен эшемне читкә куеп, Сәртек авылына – Нина һәм Рәшит Вәгыйзовлар янына киттем. Алар мине, башка авылдашлары кебек, үз туганнарыдай каршы алдылар. Җыйнак кына, чын авыл өендә гомер кичереп яталар алар. Әлегә өйләрен утын белән җылыталар икән. Газ плитәгә генә кергән. Быел җылытуны да газга күчер- мәкче булалар. “Без бит авыл балалары“ Рәшит абый моннан 68 ел элек Габидә һәм Нәҗип Вәгыйзовлар гаиләсендә туа. Авылда мәктәпне тәмамлагач, Ишки белем бирү учреждениесендә белем алуын дәвам итә. Биредә ул сигез сыйныфны тәмамлый да, Баулыдагы һөнәри училищеда электрчылык һөнәрен үзләштереп кайта. Солдат хезмәтен Германиядә уза. Ватан алдында тор- ган бурычын үтәп кайткач, “Яңалык“ колхозында унбиш ел – шофер, аннары электрчы булып эшли. Күмәк хуҗа- лык таралгач та, “ВАМИН“ җәмгыятендә хезмәт куя һәм лаеклы ялга чыга. Нина түти исә Чия башындагы Фекла һәм Иван Кузьмин- нар гаиләсендә бишенче, төпчек бала булып туа. Ул да мәктәптә белем алганнан соң, бәхет эзләп әллә кайларга китми, колхозда сыерлар сава. –Сезгә авылдан китәргә мөмкинлек булгандыр бит? – дигән соравыма Рәшит абый ярымшаяртып һәм җитди итеп: –Мин өйдә төп бала, йортны ташлап калдыра алмадым. Аннары чыгып китмәвемә, кул сузымындагы Чия башы кызы Нина да “гаепле“, – дип җавап бирде. “Мин аны урладым“ Аларның гаилә корып яшәүләренә 44 ел инде. Моның кадәр вакыт яшәр өчен ике арада нык мәхәббәт хисләре булырга кирәк, диярләр кайберәүләр. –Нина белән ничек таныштыкмы? Мин аны клубтан кайтканда озатып та йөрмәдем, чәчәк бәйләмнәре дә бүләк итмәдем. Машинада эшләгәндә, җәен сыерлар лагерьларга күчерелә иде. Нина савымчы. Карап торышка башкалардан әлләни аерылмый үзе. Буйга да зур түгел, зифа, чандыр гәүдәле. Ачык йөзе белән игътибарны җәлеп итә, тыйнак. Күзем төште инде үзенә. 1974нче елның 4нче июле көнне сыер савучыларны таратып йөрим шулай, башта бары тик бер уй: я бүген, я ул минеке булмаячак. Чия башының Чир- кәү артындагы урамында яшәүче Нинаны гел ахырдан өенә кайтарып куя идем. Йөрәгем дөп-дөп тибә: тәки тәвәккәлләдем – урларга булдым, – дип сөйли Рәшит абый. Аның үзен урлау тарихын Нина түти дәвам итә: –Безнең урамга кермичә, мине утырткан килеш авыл- дан чыгып баруын күргәч, ишекне ачып, төшеп калы- рга маташам. Машинасы- ның пассажир утыра торган ягындагы ишеге эчтән ачылмый икән. Елауның да да, ялынуымның да файдасы булмады. “Без бит әле бер-беребезне яхшы да белмибез. Ахыр чиктә, мин бит керәшен кызы,“ – ди- гәнемне дә колагына элмә- де. Сәртеккә җиткәч, авыл башында Әсгать Зәбировны утыртты. Икәүләшеп мине Рәшит яшәгән йортка өстерәп диярлек алып керделәр. Өйдәгеләр аның ниятен гел белмәгәннәр. Өчебезне күрүгә авызларын ачып, аптырап тик басып тордылар. Күзләре челт- челт йомыла. Аңа Рәшит абый кушыла: –Сезгә килен алып кайттым, кабул итеп алыгыз, мәйтәм... Сөбханалла, 44 ел яшибез инде. “Исемен үзгәртмәдек“ Икенче көнне яшь парлар никах укыталар. Әлеге вазыйфаны Гыйният дигән кеше башкара. Аның: “Нинаның исемен үзгәртәсеңме?“ – дигән соравына Рәшит абый: “Аның үз исеме бар, үзгәртмибез,“ – дип җавап бирә. Туйны исә көз көне, 7нче ноябрьдә ясыйлар. Нишлисең бит, чоры шун- дый иде. Атеизмның көчле вакыты. Аннары, дөнья мәшәкатьләре белән бу турыда уйланылмаган да. Иң мөһиме, гаиләдә туган балаларның барысына да татар исемнәре кушылган. Бүгенге көндә зур күпчелекне борчый торган (бигрәк тә ике диндә булган кешеләрдән төзелгән гаиләләргә кагылышлы) сорауны бирергә батырчылык иттем: –Ходай биргән гомерне яшәп, мәңгелеккә күчәр вакыт җиткәч, сез бер зи- ратка күмелмәячәксездер бит? –Мине авылдагы – мөселман, Нинамны Чия башындагы христиан зиратларына күмәрләр. Бәлки ялгышамдыр да, һәр кеше үз исеме һәм дине кушканча мәңгелек йортка күчәргә тиеш, дип саныйм, – лип җавап бирде Рәшит абый. Аның әйтүенчә, ул Нина түтинең туган авылында уздырылучы керәшен бәйрәмнәрендә катнашуына да каршы килми. Ике авылдагы зиратка да баралар. Рәшит абый Нинасының Чия башындагы чиркәүгә дини бәйрәмнәр вакытында менүенә дә каршы түгел. Мөселман һәм христиан бәйрәмнәрен дә алар бер- тигез күрәләр. “Бала югалту җиңел түгел“ Вәгыйзовлардан балалары турында сорау биргәнемә бераз үкенеп тә алдым. Бу турыда сөйләшә башлагач, Нина түтинең күзләре яшьләнде. Баксаң, гаиләгә балаларын югалту ачысын да татырга туры килгән икән. Лилия исемле кызларын рәхимсез чир дүрт яшендә фани дөньядан алып китә. Моннан тугыз ел элек улла- ры Рәис тә каты чирли һәм 32 яшендә әти-әнисен, туганнарын авыр кайгыга салып, мәңгелеккә күзләрен йома. Әлеге югалтуларны Нина түти белән Рәшит абый авыр кичерәләр. Әмма исән калган өч балалары бу авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәләр. Бүген алар әти-әниләрен оныклары белән сөендереп яшиләр. Вәгыйзовларның бер улла- ры Рафис алар белән бергә яши. Кызлары Лилия Кукма-рада үз гаиләсе белән гомер кичерә. Ике ахирәт бүген кодагыйлар Никифорово авыл җирлеге башлыгы Сергей Степанов Сәртектә тагын ике гаиләдә хуҗабикәләрнең Чия башы авылыннан булуларын әйткән иде. –Нина Вәгыйзова, Мария Гасыймова һәм Нина Мө- барәкҗановалар өчесе дә тумышлары белән Чия башыннан. Гомер буе Сәртек фермасында сыер саудылар. Алар пенсиягә дә чыкты, ферма да бетте, – диде ул. Бүгенге көндә яшь чагыннан ук дус, тату булган ике Нина кодагыйлар булып та яшиләр икән. Минем язмам героеның улы Разиф икенче Нинаның кызы Лилия белән гаилә корганнар. Бу ике Нина арасындагы якынлыкны, дуслыкны, туганлыкны тагын да ныгыткан. Алар- ның балалары Мамадышта яшиләр, әби-бабаларына өч онык бүләк иткәннәр. Гаиләдә без бәхетле –Рәшит абый белән тормыш коруыгызга үкенмисезме? Сез нинди кеше? – дип сорыйм Нина түтидән. –Минме? Ничек бар шундый, матур сөйләшә бел- мим, икейөзлелекне ярат- мыйм. Гаиләмдә мин бәхетле. Шулай булмаса, кырык елдан артык бергә яшәр идек мени? Арадагы үпкәне дә тиз онытабыз без. Бүген бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз“ – дип җавап бирде ул. Балалы җирдә сер булмас, диләр. Бик әдәп кысаларына сыймаса да, Рафистан: –Әтиең усалмы, әниеңме?” – дип сорыйм. –Әни чүт-чүт усалрак кебек. Болай икесе дә “нормальный”. Әни бик тәмле пешерә безнең. Ул пешергән керәшен пирмәңкәсе, көлчә, күзикмәк, бәлеш, бавырсак кебек камыр ашлары өстәлебездән өзелми, – ди. –Килен булып төшкәч тә, барысын да белеп эшләмә- гәнмендер дә инде, башта пешергәне тозсыз булган- дыр, сөте дә түгелгәндер. Тора-бара өйрәнәсең инде. Балалар да үзебезгә охшап, эшләп үстеләр, – дМатурлык капка төбендә генә Вәгыйзовлар яши торган йорт Сон очы урамының иң башында урнашкан. Өй каршында аеруча яздан алып көзгәчә матур манзара ачыла икән. Чүк һәм Кыңгыр елгалары бизи аны. Елга астында халык телендә “Аракы“ дип йөртелгән чишмә бар. Кызганычка каршы, әңгәмәдәшләрем аның чын исемен исләренә төшерә алмадылар. Рәшит абый һәр иртәне, маллар арасында “чуалганнан“ соң, каршыдагы яшеллекә хозурланып, капка төбенә утырып каршы алырга ярата. Кичләрен исә, иптәшкә Нинасын алып чыга. Озын җәйнең күп өлешен йорт хуҗасы табигать кочагында уздырырга ярата: җиләген җыя, гөмбәдән кайтып керми. “Авырту нәрсә соң ул?“ Сәламәтлекләре турында соравыма алар шундый со- рау белән җавап бирделәр. Нина түти җитди авырып, 1997нче елда ун көн хастаханәдә ятып чыккан булган. Ә Рәшит абый дәвалау учреждениесенә авырып, кай- чан барганын исенә төшерә алмады. –Дөрес, былтыр диспансеризация уздым. Хастаханәне шул чагында гына күрдем. Ай-яй, ничава икән ул хәзер: ремонтлаганнар, тыштан да, эчтән дә. Табибларның мөнәсәбәтләре дә ошады, – диде ул. “Маллар безне яшәтә дә, яшәртә дә“ Вәгыйзовлар бүгенге тормышларыннан канәгать булып яшиләр. Икесе дә лаеклы ялда булуларына карамастан, ихаталарында ике сыер, бер тана, сарыклар тоталар. Тавыклары бар. Җәйгә аларның саны арта, өстәвенә үрдәкләр дә алып асрыйлар. –Әнә шулар безне яшәтә дә, яшәртә дә. Авырмавыбызның сәбәбе дә алар. Авыл сөтенә, йомыркасына, итенә җитәме соң? Аннары табигать биргән җиләк-җимеш, үләннәр дә сәламәтлеккә файдалы бит. Гомер буе хәрәкәттә булу да безгә авырырга вакыт бирмидер, күрәсең. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип юкка гына әйтмиләр бит, – диләр Нина түти һәм Рәшит абый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International