“Быелгы яз былтыргы кебек булмаячак”,– дип фаразлаган булган “халык синоптиклары”. Әйткәннәре чынга ашар кебек. “Үткән елны 26 февральдә кара каргалар килгән иде инде. Март ае да җылы булды. Узган елны җәй дә, көз дә, кыш та ике атнага соңрак килде. Бу быелгы язда да сизелә. Март салкынча булачак, 15 градус суыклар булыр кебек әле. Яз соңга кала. Әмма ул кинәт килеп, кыска булачак. Гадәттә, февраль ахыры-март
башында халык теленә “каз- үрдәк котырту җылысы“ дип кергән җылы көннәр дә юк әле. Бусы да бик сәер. Әгәр дә ул соңгарак кала икән, яз соң киләчәк. Мартның 20ләреннән соң гына яз билгеләре күренә башлар. Апрельдән майның беренче яртысына кадәр шактый җылы булыр дип көтелә. Чын җәй июнь уртасында гына килә. Әмма җәй җылы булачак. Явым-төшемгә килгәндә, үлән чыккан вакытта яңгырлар күренми. Май ае да, җәй дә яңгырларга бай булмаска охшаган. Иген уңышы былтыргы кебек үк зур булмаячак, гадәттәгечә көтелә, аның каравы чия, алмалар әйбәт уңыш бирер кебек“,–диләр алар.