Директорлык мал асрарга комачауламый.

2018 елның 30 марты, җомга

Авылда эшсезлек арта барган заманда сала кешесе өчен күпләп мал, кош-корт асрасын, иген иксен, үз эшен булдырсын, керем алсын өчен дәүләт тарафыннан нинди генә программалар кабул ителмәде. Иренмә генә.

Шунысы игътибарга лаек, шәхси хуҗалыкларын үстерүчеләр арасында төрле тармакта эшләүчеләр дә җитәрлек: авыл башлыклары, мәктәп укытучылары, директорлары. Без аларның, гадәттә, галстуктан йөргәннәренә күнеккәнбез инде. Ә инде төп эшләреннән арынгач, алар да, авыл агае кебек, өсләренә маллар арасында йөреп шактый тузган кием, аякларында җәен – резина, кышын кәлүшле киез итек киеп, кулларына сәнәк, чиләк тотып абзар тирәсендә, хайваннары янында мәш киләләр. Фәнил Шәкүров Никифоровода мәктәп директоры булып эшли. Гаиләсе белән Сәртек авылында яши. Дөрес, күпләп сыер малы асрарга ниятләгән 2016нчы елга чаклы да ихаталарында ике баш сыер асрый алар. Ә инде моннан ике ел элек дәүләт программасында катнашып, сөтлебикәләрен биш башка җиткерергә карар кылалар. Кемдер шушы кадәр башка ия булыр өчен малларны читтән сатып ала. Шәкүровлар исә, баш санын моңарчы асраган ике сыерның бозаулары бәрабәренә тутыра. Гаиләнең ниятен район җитәкчеләре дә хуплап каршы ала. Дөрес, дәүләттән бирелгән 100 мең сум акчага әллә ни зур маллар торагы төзеп булмас иде. Иш янына куш, дигәндәй, әлеге сумманың да 160 ква- драт метр чамасы мәйдан биләгән бинада үз өлеше бар. Фәнил Камилевичның тормыш иптәше, бүгенге көндә Тауиле урта мәктәбендә балаларга белем бирүче Гөлнара ханым әйтүенчә, соңгы өч елда туган бозауларның барысы да диярлек бикәч булганнар. –Аңарчы үгез бозауларга “бай“ булдык, – ди ул. Фәнил әфәнде белән Гөлнара ханым мәктәптә чагында ихатадагы шул биш сыер Авыл сулышы Директорлык мал асрарга комачауламый һәм биш бозау әтиләре Камил ага җаваплылыгында кала. –Абзарыңда сыерың мөгрәп тормаса, ишегалдында тавыкларың җырлап йөрмәсә, авыл тормышымы инде ул?! Һәр көнне иртән маллар янына чыгып кермәсәм, күңелем тыныч түгел. Дөрес, бөтен авырлык хәзер улым белән киленем җилкәсендә, – дип сөйләшүгә кушыла ул. –Эштән кайту белән, иң әүвәл малларның хәлен белеп чыгам да аннан тагын абзардагы эшләргә чумам. Гомер буе шулай булды. Шуңа күрә абзар тутырып терлек асрауны мин дә, хатыным Гөлнара дә авыр эш, дип санамыйбыз. Сөтлебикәләрне саву аппараты белән савабыз. Абзардагы малларың да гаилә әгъзасы кебек бит ул. Мәсәлән, сыер бозаулаганны бәби көткән кебек көтәбез, хайван авырып китсә, якын кешең урынга яткан кебек борчыласың, – ди Фәнил дә. Маллар азрак чагында терлек азыклары әзерләү артык мәшәкатьле булмаган. Хәзер исә печән, фураж шактый кирәк. Беренчесенә килгәндә, авыл тирәсендә елга-ерганаклар, тигезлекләр шактый. Никифорово авыл җирлегендә терлек азыклары игүчеләр дә бар. Җитмәгән печәнне шулардан сатып алалар. Фуражга да проблема юк. Файдасын күрәләрме соң күпләп мал асрауның? Әлеге сорауга Фәнил Камил улы: –Маллар санын әле күптән түгел генә арттырганлыктан, үзебезнең хезмәт хакларын да “эшкә җигәбез“. Сөтне әлегә бозауларга эчертәбез. Сатарга бик күп калмый. Бәяләр белән генә “шаярмасыннар“ иде. Аннары иткә ике үгез бозауны үстерергә ниятлибез. Алга таба барысы да җайланыр, дип уйлыйм. Өметсез шайтан гына, диләрме әле? – дип җавап бирде. Киләчәккә әнә шундый өметләр белән яши Шәкүровлар гаиләсе. Мәскәү дә бит тиз генә тө- зелмәгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International