Аларның сафы зур түгел...

2018 елның 30 марты, җомга

Бүгенге көндә районыбызда, илебездәге кебек, Бөек Ватан сугышында катнашучылар саны бик аз калды. Аларның сафы елдан-ел кими бара. Бөек Җиңүне яулаган батырларга зур ихтирам безнең бурычыбыз, ул балаларыбызга һәм оныкларыбызга да күчәргә тиеш.

Узган ел төбәгебездә 44 ветеран исән булса, бүгенге көндә аларның саны 33 кенә. Шуларның 27се – Бөек Ватан сугышында катнашучылар, калганнары – аларга тигезләнгәннәр. Быел Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73 еллыгын билгеләп узачакбыз. –Без алдан ук, ветераннарыбызны бүгенге көндә нәрсәләр кызыксындырганын, ниләр борчыганын белү максатыннан, сораштыру кәгазьләре әзерләдек, – ди сугыш һәм хезмәт ветераннарының район советы рәисе Гөлнәзирә Талипова. –Җаваплар көтелгәнчә булды: барлык ветераннар да канәгатьләр. Алар яхшы фатирларда яшиләр, дәүләт югары пенсия түли, ташламалар каралган. Медицина хезмәте күрсәтү дә югары дәрәҗәдә: табиблар һәрдаим алар янында булалар, хастаханәләргә аларны махсус палаталарга чиратсыз салалар, дарулар белән дә проблема юк. “Сәламәтлектән башка берни дә кирәкми. Яшь бара, яшьлек узды. Калганына без канәгать,“ – дигән сүзләр ишетәм мин аларның бары- сыннан да. Сәламәтлек булса, яхшы, әмма ул барысына да җитми шул. Үзләре йөри алмаган алты кешебез бар... Кайчандыр оратор-пропагандачылар аудиториясенә ия булган батыр сугышчылар бүген җәмәгатьчелек эшчәнлеге белән шөгыльләнә, балалар һәм яшьләр белән очрша, чараларда катнаша алмыйлар. –Алар үзләрен шефлыкка алган мәктәп укучыларын парад формасы белән каршы алырга тырышалар. Шуңа күрә балаларның һәр визиты турында аларга алдан хәбәр ителә, – дип дәвам итә Гөлнәзирә Васыйловна. – Күпчелеге өйдә генә хәрәкәтләнсәләр дә, аларның әлегә хәтер- ләре нык, фронтта булган вакыйгаларны анык искә төшерәләр. Мария Григорьев- на Еремина, Антонина Алек- сеевна Шишмагаева, Евдокия Сергеевна Коробова, Петр Ефимович Егоров, Вазыйх Фәрхетдин ул Фәрхет- динов, физик яктан көчсез булсалар да, киләчәккә оптимизм белән карыйлар. Мәсәлән, Татьяна Ивановна Яковлева хәтта шигырьләр дә сөйли. Сталинград бәрелешендә катнашкан Галимулла Шәрифулла улы Нәбиуллин, Польшага кадәр барып җиткән Михаил Матвеевич Ильин 9нчы майда парадта сафта барырга вәгъдә бирделәр. Шәхси расписание буенча теләсә кайсы көнне, бәйрәмнәрдә һәм истәлекле көннәрдә – мәҗбүри рәвештә Гөлнәзирә Талипова активистлар һәм волонтерлар белән берлектә ветераннар янында була. Быелгы Яңа елда һәр ветеранны Кыш бабай белән Кар кызы тәбрикләгән. Алар ветераннарга сәламәтлек һәм озын гомер теләгәннәр. Әкият геройларының юраганнары юш килсен. Сугышта катнашкан һәр кешенең һәм инвалидның һәр көне әкияттәгечә булсын өчен барысын да эшлик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International