ҺӘРКЕМ ИШЕТСЕН.

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Авылларда яшәүчеләргә йортларында янгыннар чыгуны кисәтү, куркынычсызылык чараларын күрү турында искәртү комачау итмәс. Шундый максат белән Соколкадагы янгынга каршы хезмәтнең аерым посты хезмәткәрләре үз постлары тирәсендә урнашкан торак пунктларында яшәүчеләрнең йортларын тикшереп чыгачаклар. Алар кешеләр белән әңгәмәләр корып, янгын куркынычсызлыгы турында искәртмәләр өләшеп кенә калмаячаклар, кимчелекләрне күрсәтәчәкләр, йортлар хуҗаларына гади саклану чараларын күрергә кирәклеген аңлатачаклар. Чөнки аз гына саксызлык зур бәлаләр китереп чыгарырга мөмкин. Йортларны карап йөргәндә янгынга каршы көрәшүчеләр күп балалы, авыр тормышлы гаиләләргә аеруча игътибар бирәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International