28 март Кемероводагы фаҗигадә һаләк булганнар истәлегенә Россиядә илкүләм матәм көне дип игълан ителде. Бик авыр күңелгә, бик авырта күнел... Вакытсыз һәлак булганнарның авыр туфраклары җиңел булсын...Янгында һаләк булганнарның якыннарына сабырлык һәм түземлек телибез.
Мәдәният сарае каршындагы мәйданда коточкыч янгында һәлак булучыларны искә алу чарасы уздырылды. Шәһәрнең үзәк мәйданында фаҗигадә һәлак булучыларны искә алу, чәчәкләр салу өчен урын билгеләнде. Иртән иртүк бирегә балалар һәм өлкәннәр кайгы уртаклашырга килә башлады. Алар бирегә чәчәкләр, йомшак уенчыклар китерәләр, шәмнәр куялар.