“Куркынычсыз тәгәрмәч“ куркынычсыз булсын өчен.

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

Бу вакыйганы малайлар һәм кызлар аеруча түземсезләнеп көткәннәрдер. Чөнки аңа әзерләнү һәр мәктәптә өзлексез дәвам итте, дисәк тә ялгыш булмас. Хәер, башкача була да алмый: балаларга бит көн саен машина юлы аркылы чыгарга, автобуста яисә әти-әниләре белән бергә автомобильдә пассажир сыйфатында йөрергә туры килә. ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан Куркынычсызлык фонды һәм мәгариф бүлеге белән бергәләп уздырылучы “Куркынычсыз тәгәрмәч“ конкурсы укучыларда урамда үз- үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен формалаштырырга, балаларның транспорт чаралары аркасында юлларда имгәнүен булдырмый калырга ярдәм итә. –Яшь инспекторлар конкурсы – бик әһәмиятле профилактика чарасы ул. Бүген мондый бәйгеләр уздыру бигрәк тә зарури. Ярышларда катнашу балаларга кызыграк булган саен, алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшырак үзләштерәчәкләр һәм урамнарда үзләрен күпкә ышанычлырак хис итәчәкләр,– Мамадыш эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең пропаганда инспекторы Рамил ШИҺАПОВ. Конкурста катнашучыларга дүрт сынау узарга туры килде: велосипедта фигуралы йөрү, юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренчел медицина ярдәме күрсәтү һәм иҗади конкурс. Бәйгеләр нәтиҗәләре буенча шәһәрдәге 3нче санлы урта мәктәп командасы җиңү яулады. Ул 18нче апрельдә Яр Чаллыда районыбыз данын яклаячак. Җәнлек совхозы һәм Омар белем бирү учреждениеләренең яшь инспекторлары икенче-өченче урыннарны бүлештеләр. Җиңгән командага – өч, призлы урыннарны алган ике коллективка ике һәм бер велосипед тапшырылды. Алар кышын белем бирү учреждениеләренең спорт залларында, җир кардан арынгач, махсус мәйданчыкларда балаларга велосипедта йөрү һәм юлда йөрүнең башка кагыйдәләрен тирәнтен өйрәнергә ярдәм итәчәк. Конкурсны оештыручылар барлык сынауларны да уңышлы узган балаларны да билгеләп үттеләр. Кызлар арасында Омардан Ксения АЛАКАЕВА җиңү яуласа, малайлардан Җәнлек совхозы мәктәбеннән Алексей ИЛЬИНга тиңнәр булмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International