Ерак еллар кайтавазы.

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

Газетабызның юбилеен зурлап билгеләп үтсәк тә, ветераннарыбызга, озак еллар редакциябездә хезмәт куйган элекке каләмдәшләребезгә багышланган язмаларыбызны дәвам итәбез. Шуларның берсе – Хәнифә Харисова. 1951- 1962нче елларда татар телендәге “Колхозчы тавышы“ның җаваплы секретаре булган ул.

Хәнифә Гарифулла кызы 1924нче елда Түбән Ушма авылында туган. Мамадыштагы педучилищены тәмамлаганнан соң, 1942нче елның март ахырында радиоузелда массовик булып эшли башлый. Ярты елдан, үз теләге белән, сугышка китә. Элемтәчеләр отделениесе командиры Хәнифә Харисованың фронт юллары мәхшәрнең үзәгеннән – Сталинградтан башлана. Меңәрләгән чакрым фронт юллары үтеп, Польшаның Сандомир шәһәренә кадәр барып җитә. 1945нче елның сентябрендә генә туган якларына әйләнеп кайта кыз. Әмма Мамадышта озак юанмый: әнисенең абыйсы ул вакытта Чистай шәһәрендә эшләгән. Ул Хәнифәне үзе янына чакырып ала. Педучилище тәмамлаган, утны-суны кичкән фронтовик кызны комсомолның район комитетына инструктор итеп эшкә алалар. Бер ел да эшләми, икенче секретарь итеп сайлап куялар. Әмма аны туган ягы тарта. Мамадыш районына кайткач, Кече Кирмән башлангыч мәктәбе мөдире итеп билгеләнә Хәнифә. Биредә, 1951нче елда, яшь гаиләнең беренче уллары Равил туа. Шул ук елның 15нче октябрендә партиянең район комитеты Хәнифә Харисованы “Колхозчы тавышы“ газетасына җаваплы секретарь итеп билгели. Монда ул унбер ел – ил белән Никита Хрущев җитәкчелек иткән елларда Мамадыш районы бетерелеп, газета ябылганчы хезмәт куя. –Без, энекәшләр белән, редакция ишегалдында уйнап үстек. Башка редакция һәм типография хезмәткәрләренең дә балалары килә иде. Газетаны соң гына баса башлыйлар. Төнгә кадәр уйный идек. Бервакыт ишек алдына типографиянең буяудан бушаган банкасын чыгарып куйганнар. Шуның белән уйнап, энекәшем Рафаэль белән кап-кара булдык. Әти белән әни икебезне дә тазыякка утыртып керосин белән юдылар. Ул заманнарда – илленче еллар ахырларында электр утын иртә сүндерәләр, кеше төнлә күбрәк керосин лампасы яндыра иде, – дип искә ала Равил Әзһәр улы. Хәнифә Гарифулла кызы Харисова, 1961нче елны, район газетасының яңадан чыга башлавына 30 ел тулу уңаеннан, ТАССР Мәдәният министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. 1962нче елда, Мамадыш районы бетерелгәч, кулланучылар җәмгыятенә – РайПОга массакүләм эшләрне оештыручы булып эшкә күчә. 1972нче елда Мама- дыштагы саклык кассасы мөдире итеп билгелиләр. 1986нчы елда, 62 яшендә, сугыш ветераны, элекке хезмәттәшебез Хәнифә Харисова бакыйлыкка күчә. Олы уллары Равил – милициядә эшләп лаеклы ялга чыга. Икенче уллары Рафаэль гомерен хәрби хезмәткә багышлый, отставкага чыгып кайткач, коммуналь хезмәтләр предприятиесен җитәкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International