Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина бәхетле атаны гаиләләрендә сабый туу сөенече белән тәбрикләде һәм кызларының беренче документын – туу турында таныклыкны тапшырды.
“Анастасия” исеме “тынычлык, татулык” мәгънәсенә ия. Ямьле яз көннәрендә туган кыз киләчәктә дә әти-әнисенә бары шатлыклы һәм сөенечле мизгелләр бүләк итәр дип ышанасы килә.