“Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр фестивале – Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев ярдәме белән башланган һәм хәзерге Президент Рөстәм Нургали улы Миннеханов ярдәме белән дәвам итүче иң зур иҗтимагый һәм иҗади проектларның берсе.
Фестивальнең ел дәвамында барган хәрәкәте сәләтле балаларга күпсанлы тамашачылар алдында чыгыш ясарга, иҗади яктан үсеш алырга мөмкинлек бирә. Бүген инде аның берничә буыны үсеп җитте, алар һаман аның белән бергә: кемдер төп эшләрен калдырып, яшь талантлар белән үз тәҗрибәсен мастер-классларда уртаклаша. Әлеге сәнгать бәйгесендә катнашкан һәр бала уңышның тырыш хезмәт белән табылганын бик яхшы аңлап үсә. Безнең районда да бу чарага ел саен җитди карыйлар, аңа ныклап әзерләнәләр. Мәктәпләрдә, балалар һәм яшүсмерләр йортында, “Хыял“ клубында, район мәдәният йортында, Мамадыш политехник көллиятендә, балалар сәнгать мәктәбендә бу юнәлештә җитди эш алып барыла. Фестивальдә катнашу өчен балалар, педагоглар район җитәкчелегенең ярдәмен һәрдаим тоеп торалар. Яшь талантлар өчен сәхнә костюмнары тегелә. Район күләмендә сайлап алу турында мәртәбәле жюрига җиңел булмагандыр. Район мәдәният йорты сәхнәсенә чыккан һәр аерым башкаручы, вокаль һәм бию коллективлары, конферансье арасындагы көндәшлек тә елдан ел арта бара. Нишлисең бит, бәйге бәйге булып кала, кемдер призлы урынга эләкмәскә мөмкин. Бу – булган кимчелекләрне барлап, аларны бетерү өстендә эшләргә һәм алдагы елда узачак чарага ныграк әзерләнергә этәргеч була. Уңышлы чыгыш ясап, фестивальнең республиканың төбәк этабына узучыларга да җиңел булмагандыр. Чөнки аларга җаваплылык икеләтә арта: яшь талантларыбыз район данын башка төбәкләр каршында лаеклы якларга тиеш булдылар. Район мәдәният йортында узган гала-концертта тамашачылар төбәгебездә сәләтле балаларыбызның күплегенә тагын бер кат инандылар. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вадим Никитин: –Унсигез еллык тарихында фестиваль безнең сәләтле балаларны һәм аларның мөгаллимнәрен яңа дәрәжәгә күтәрде. Без хәзер үзешчәнлек белән генә чикләнмибез, сәхнәләрдә дөньякүләм танылган классик әсәрләр яңгырый. Фестиваль хәрәкәте авыл жирлегендә яшәүче йөзләгән сәләтле балаларда да үзләренә ышаныч уятты – алар зур сәхнәгә чыкты, араларында ижади югары уку йортларында белем алучылар, уңышлы шәхесләр булып үсүчеләр бар. Лаешта да сынатмассыз, дип ышанам, – дигән иде. Безнекеләр бу нисбәттән сер бирмәделәр, район җитәкчелегенең һәм күпсанлы тамашчыларның өметләрен акладылар. Суперфиналга "юллама" оту өчен Лаеш шәһәрендә аларга Питрәч, Балык Бистәсе, Лаеш районнарының яшь талантлары белән “бил алышырга“ туры килде. Шунысы сөенечле, безнең унбер номер Казанның "Уникс" концертлар залында узачак суперфиналга юллама алу бәхетенә иреште. Менә алар: “Эскиз“ вокаль ансамбле (урта төркем), Эмилия ХӘЙРИЕВА (вокал-соло, 2нче кече яшьтәге төркем), “Непоседы“ (кече төркем) һәм “Каприз“ (урта төркем) хореография коллективлары, бертуган Анастасия ПОНОМАРЕВА һәм Дмитрий ПОНОМАРЕВлар (урта төркем) беренче урынны яуласалар, вокал-соло номинациясендә Лиана ЛОКМАНОВА (2нче кече төркем), Гөлшат НИГЪМӘТУЛЛИНА (урта төркем, кызлар), Алия МИННЕБАЕ- ВА һәм Гөлмәрьям СМИРНОВА (икесе дә өлкән төр- кемдә) икенче булдылар. Ә “Кристалл“ хореорграфия коллективы урта төркемдә өченче булды. Илшат Шәймәрданов, Алексей Ермолаев, балалар сәнгать мәктәбе педагоглары, “Кристалл“ бию коллективы җитәкчеләре: –Көндәшлек көчле иде. Без Лаешка ике бию алып бардык. “Кошлар оркестры“ биюебез призлы урынга эләкмәде, ә менә “Идел-Чулман төбәге“ хореографик композицияне мәртәбәле жюри өченче урын белән бәяләде. УНИКСта уңышлы чыгыш ясар өчен бүгеннән үк нык эшкә керештек. Булган кимчелекләрне бетерергә, хәрәкәтләрне шомартырга кирәк, яңаларын өстәргә уйлыйбыз. Моның өчен мәктәптәге дәрес вакыты гына җитмәстер, шуңа күрә башкалабызга барганчы өстәмә шөгыльләнергә дә туры киләчәк, – диләр алар. Аларга һәм суперфиналга узган барлык талантларыбызга уңышлар юлдаш булсын.