Республикабызда “Сәламәтлек“ авыл Спартакиадасы программасы уңышлы эшләп килә. Аның кысаларында төрле спорт бәйгеләре оештырыла. Волейбол буенча ярышлар – шуларның берсе.
Кем ничек уйлыйдыр, волейбол үҗәтлек һәм команда белән бергә эшләүне үз эченә алган иң матур спортның берсе санала. Биредә мускуллар гына түгел, ә баш мие дә эшли. Тиз арада нәтиҗә чыгара алу–төп шарт. Фикерләү сәләте арта. Монда җитезлек тә сорала. Әлеге һәм башка бик күп сыйфатларны күрергә насыйп булды “Олимп“ балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә узган ярышларны карагач. Әле күптән түгел генә Мамадышта зона бәйгеләре булып узган иде. Үткән атнада безгә җөмһүриятебезнең иң көчле ун авыл районы командалары җыелды. Алар ике төркемгә бүленеп уйнадылар. Һәр төркемдә беренче-икенче урынны алып, ярымфиналга эләгү өчен очрашуларның барысы да киеренке узды, дисәм дә арттыру булмас. Мамадыш районы волейболчыларына әлеге бурычны үтәр өчен үз төркемнәрендә ике очрашуда зур тырышлык куярга туры килде. Алексеевск һәм Актаныш төбәге командалары нервларны шактый “ашадылар“. Ярымфиналда Буа районының “Толымбай“ волейболчылары да нык каршылык күрсәттеләр. Икенче сет башында 8:2 исәбе безнең файдага булуга карамастан, көндәшләребез очрашу тәмамланыр алдыннан аерманы мини- мумга кадәр кыскарттылар. Шулай булуга карамастан, егетләребез икенче уенны җиңүгә ирештеләр, ә өченчесендә Мамадыш командасы көндәшләребезнең каршылыкларын сындыра алды. Икенче ярымфиналда сарманлылар Алексеевск волейболчыларын бирелдереп, финалга уздылар. Хәлиткеч очрашу да киеренке барды. Беренче сетны без отсак, икенчесендә сарманлылар өстенлеккә иреште. Ә менә өченчесендә исәп сет азагынача тигез барды. Бу көнне бәхет безнең кулда иде. Волейболчыларыбыз аны кулларыннан ычындырмадылар һәм җиңү яуладылар. Өченче урында – Алексеевск районы командасы.