Өлкәннәргә ярдәм итү - изге эш!

2018 елның 23 марты, җомга

Безнең халыкта элек–электән өлкәннәргә хөрмәт һәм ярдәм итү изге эш дип саналган. Тәрбия эшендә дә без моны үзебезнең максатыбыз һәм бурычыбыз итеп саныйбыз. Балаларда шәфкатьлелек, кешелеклелек, миһербанлылык сыйфатлары булдырырга тырышабыз.
         Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Өмет” социаль приютында тимурчылык эшләре планлы рәвештә алып барыла. Менә бүген дә без, “Кайгырту” түгәрәгендә йөрүче балалар белән, сугыш чоры баласы, хезмәт ветераны Габидуллина Гамилә апаның өенә бардык. Ул безне ачык йөз белән каршы алды, һәрбер баланың аркасыннан сөеп, кочаклап, күреште. Без Гамилә апаның хәлләрен сорашып, үзебезнең ярдәмебезне тәкъдим итеп, капка төпләрен кардан чистартып, аның изге догаларын тыңлап кайттык. Өлкән кешегә күп кирәкми – әз генә игътибар, йөрәктән чыккан бер җылы сүзгә дә чиксез шатланып, озатып калды ул безне. Балаларга да рәхәт булып китте.
       Волонтерлык эшләре белән балаларыбыз шөгыльләнәләр икән, аларның күңелләрендә һәрчак изгелек хисләре туар дип ышанып каласы килә.

Авторлар: Китаева Алсинә, Ахунзянова Раилә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International