Соңгы вакытта төбәгебезнең мәдәният өлкәсе уңай якка шактый үзгәрешләр кичерә. Монда район җитәкчеләренең дә, авыл җирлекләре башлыкларының да, тармак хезмәткәрләренең дә, җирле үзешчәннәрнең дә, мәктәп коллективларының да өлеше зур. Мәдәни чараларга бөтен район белән күтәреләбез, уртак концертлар, төрле конкурслар тамашачыларны берләштерә, коллективларны һәм аерым үзешчәннәрне берсеннән-берсен уздырып эшләргә этәрә. Нәтиҗәләр дә шактый: районда гына түгел, республикада, хәт- та россиякүләм чараларда катнашып, һәвәскәрләребез җиңүләр яулап кай- талар. Ә бит моның нигезендә мәдәният өлкәсендә хезмәт куючыларның зур тырышлыклары ята. “Райондашларның безне әнә шулай күтәреп алуы, ярдәм итүе уңай нәтиҗәләргә китерә дә инде. Монда районыбыз башлыгы Анатолий Ивановның тармак турында аталарча кайгыртуын да ассызыклап үтәргә кирәк. Безнең һәр яңалыкны, тәкъдимне ул күтәреп ала, аларга дөрес юнәлеш бирә. Соңгы ел- ларда төбәгебездә популярлашып киткән шәһәр оешма-предприятиеләре, авыл җирлекләре арасындагы фестиваль-бәйгеләр уздыру – аның инициативасы. Бу мәдәният хезмәткәрләренә эшчәнлекләренә яңача карарга, заманга җайлашып эшләр- гә этәргеч бирде. Татарстан Президенты кабул иткән программалар безне дә читләтеп үтмиләр. Соңгы ике елда Келәүштә һәм Соколкада яңа мәдәният учаклары пәйда булды, Чия башында мәктәпнең беренче катына реконструкция ясалып, ул бүген клуб ролен үти,“ – ди район мәдәният йорты директоры Рәмис Давытов. Аның әйтүенчә, Анатолий Петрович тырышлыгы белән агымдагы елда район бюджетына һәр авыл җирлегенә, авыллардагы мәдәният учакларын кирәк-яраклар белән тәэмин итү өчен, йөзәр мең сум акча салынган. Бу “иң беренче чиртатта“ авыл лардагы мәдәният йортларына, клубларга бильярд- лар алуны, аларны тавыш җиһазлары белән тәэминитүне күз уңында тотып эшләнә. Ә инде бу әлеге әйберләр булган мәдәни- ят учакларында акча сәх- нә костюмнары тегәр өчен тотылачак. Бүген бөтен районны күтәрү өчен һәр җирлектә актив, үз эше өчен янып торган, халыкны артыннан ияртә алырлык мәдәният хезмәткәрләренең булуы шарт. Төбәгебез аларга кытлык кичерәме соң? Район мәдәният бүлеген- нән алынган мәгълүмат- ларга караганда, хәзерге вакытта 39 авыл мәдәни- ят йортында, шул кадәр үк авыл клубларында һәм район мәдәният йортында барлыгы 256 кеше хезмәт куя. Яшерен-батырын түгел, элегрәк авыллар- дагы мәдәният учрежде- ниеләренә кем оста гар- мунчы, яисә җырчы, бер дә булмаса, үзен үзешчән сәнгатьтә актив күрсәт- кән, әмма махсус белеме булмаган кешеләрне кую гадәте бар иде. Бүген тормышның талә- пләре башкача: тар- макта бары тик махсус бе- лемнәре булганнар гына эшләргә тиеш. Бу пробле- ма акрынлап хәл ителеп килә. Быел унсигез кеше Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә бер еллык курсларны тәмам- лап, кулларына белгечлек дипломнары алачаклар. Киләсе елда тагын 22 кеше махсус белем алса, районда мәдәният буен- ча белемнәре булмаган хезмәткәрләр калмаячак. Кулдагы диплом хезмәт хакында да ачык чагыла. Әлегә кемнең кулында ул юк, андыйлар башка коллегаларына караган- да, акчаны кимрәк ала- лар. Ләкин ничек кенә булмасын, аларны мәдә- ният ташкыны үз агы- мына алып кергән инде. Хезмәткәрләрнең зур күп- челеге–үз эшләре белән янып йөрүчеләр. Конкур- сларга, фестивальләргә әзерләнгәндә, авылдагы- ларга ярдәмгә шәһәрдән үз эшләренең осталары булган белгечләр җәлеп ителә. Инде билгеләп үткәнем- чә, район мәдәният тармагының үсешендә һәр хезмәткәрнең, һәр рай- ондашның үз өлеше бар. Район, республика, хәтта Россия күләмендәге төрле фестиваль-конкурслар- да балалар, яшьләр, өл- кәннәр дә актив катнаша. Бүгенге көндә районыбы- зда балаларның – 18, өл- кәннәрнең 35 фольклор, җыр-бию һәм вокаль ан- самбльләре эшләп килә. Мәдәният хезмәткәрләре бигрәк тә соңгыларына чиксез рәхмәтле: каян көч алалар алар, тормыш- ны ничек шулай ярата- лар? Үзләренә никадәр зирәклек һәм тормыш тәҗрибәсе җыйганнар. Кү- пләре бит сугыш еллары балалары... Аларның ба- рысы да зур хөрмәткә ла- елы. Халыкны мәдәнияткә тарту турында сөйләгәндә, укытучыларның активлыгы турында да әйтми мөмкин түгел. Һәр иҗат коллек- тивында бу һөнәр ияләре бар. Һәрберсенең таланты- на сокланырлык. Милли мәдәният өл- кәсендә дә сынатмый- быз. “Семык“, “Каравон“, “Гырон быдтон“, “Питрау“ һәм башка бәйрәмнәрне югары дәрәҗәдә уздыру өчен тармак хезмәткәр- ләреннән зур осталык сорала. Киләсе елда рай- оныбызда удмуртларның “Гырон быдтон“ фестива- ле узачак. Шул уңайдан Пойкино һәм Түбән Оча мәдәният учакларына яңа сәхнә киемнәре тегелә. Соңгы вакытта Дүсмәт, Җөри, Колышчы авылла- рының керәшен фольклор коллективлары алар белән тәэмин ителгәннәр иде инде. Район мәдәният йор- ты каршында эшләп килү- че “Зиләйлүк“ ансамбле дә костюмлы булачак...