Тиз, уңайлы, чиратсыз.

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

Алар бер фикердә: порталда бер мәртәбә коммуналь хезмәтләр өчен түләп караганнан соң, искесенә инде кире кайтасы да килми. Искесенә дигәндә, Бердәм исәпләү үзәге кассасы аша түләү күздә тотыла. Хәзер үз кесә телефоныңда “ТР Хезмәтләре“ мобиль кушымтасын урнаштырып, коммуналь хезмәтләрдән алып салым бурычларына кадәр түләргә мөмкин. Шулай ук мәктәп укучысының билгеләрен карарга, сабыйны балалар бакчасына яисә табибка яздырырга була. Шулай да, актив рәвештә кулланучыларның бу хезмәтнең барлык уңайлыклары турында сөйләүләренә карамастан, ни өчен соң кәгазь квитанцияләр белән түләүнең электрон рәвешенә күчү бик акрын бара? Әлеге сорауга Бердәм исәпләү үзәге- нең программа-техникалы тәэмин итү белгече Наталья САВИНОВА ачыклык кертә: -Күрәсең, безгә менталитет комачаулык итә: БИҮ кассасына, нигездә, “айны айга“ түләүчеләр йөри. Ут һәм газ өчен кешеләр шулай түләргә күнеккән. БИҮ аша узучы түләүләр яшәлгән ай өчен исәпләнә һәм түләнә. Безне су өчен түләү кызык- сындыра. Март аена түләү өчен, су счетчигы күрсәткечләрен 15 - 25нче март- ка кадәр кертергә кирәк. Бу – мөһим. 25еннән соң күрсәткечләрне кертү мөм- кин түгел: бу вакытта мәгъ- лүматлар базасын бушату бара һәм күрсәткечләргә керү мөмкинлеге булмый. 25еннән киләсе айның 5нче көненә кадәр БИҮдә мәгълүматлар базасын исәпләү һәм аны дәүләт хезмәтләре порталына күчерү башкарыла. Һәм бары тик киләсе айның 5сеннән соң гына, порталның, “ТКХ“ өстәлмәсенә кереп, узган ай өчен әзер квитанцияне күрергә мөмкин һәм ко- миссиясез теләсә кайсы банк картасыннан счетны түләргә була. Наталья Викторовна бил- геләп үткәнчә, электрон түләүнең төп уңайлылыгы – монда бернәрсә дә беркая да югалмый. Түләү турында квитанцияне кәгазьгә бастырырга яисә электрон почтага күчереп торырга мөмкин. Һәрхәлдә, ул барыбер еллар буе “Түләүләр тарихы“ өстәлмәсендә сакланачак. Әгәр дә сез проектның 25нче көненә кадәр при- борларның күрсәткечләрен порталга кертә алмасагыз, аларны БИҮнең абонент бүлегенә 3-11-71 телефоны аша шалтыратып хәбәр итә аласыз. Берәр сәбәп белән моны бөтенләй дә эшли алмасагыз, программа күрсәткечләрне генерацияли, киләсе айда сезнең күрсәткечләр буенча кор- рекцияләү ясалачак. Электрон түләүләрдән качып булмый. Бар нәрсә дә моңа этәргеч ясый: хезмәт хаклары һәм пенсияләр банк карталарына күчерелә. Аны кәгазь купюраларга алыштыруның мәгънәсе юк диярлек, хәзер кибетләрдә дә күбрәк акчасыз түләү башкарыла бит. Әгәр өлкән буынга моны эшләү авыррак икән, димәк, балаларыгыздан, оныкларыгыздан ярдәм сорар вакыт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International