Мамадыш җырчысы Эмилия Хәйриеваның Беренче каналдагы “Голос. Дети“ проектында катнашуы төгәлләнде. Бу вакыйга районның мәдәният тарихында уелып калды. Узган атнаның җомгасында мамадышлылар янәдән телевизор экраннары каршына җыелдылар: бу кичтә “Голос. Дети“ проектында өчлекләрдә ярышу башланды. Остаз Валерий Меладзе яшь башкаручылар арасында бары тик берсен генә сайлап ала барды. Әйтергә кирәк, өстенлекне ул сәхнә образына бирде. Эмилия Хәйриева өчлеккә “яшь принцибы“ буенча эләкте: Казаннан Олеся Машейко һәм Сухумидан Сара Абрамян белән бергә Алла Пугачева репертуарыннан “Посидим, по-окаем“ җырын башкардылар алар. Әлеге номер остазлар күңелендә менә нинди тәэсирләр калдырды: ПЕЛАГЕЯ: “Искиткеч номер! Талантларыгыз абсолют дәрәҗәдә тигез булды. Бу – матур спектакль“. БАСТА: “Рәхмәт! Этник музыка һәр кызны да “үз бизәкләре“ булырлык итеп ачып бирде“. ВАЛЕРИЙ МЕЛАДЗЕ: “Мин үз укучыларымнан күп нәрсәгә өйрәнәм... Эмилия искиткеч җырлый. Синең бик күп алымнарың бар... Олеся – чын сугышчы, аңа мин тагын бер мөмкинлек бирәсем килә“. (өчлектә ярышулар буенча Олеся Машейко җиңсә, “Песня на вылет“ этабында исә ул конкурстан төшеп калды). Безнең мөлаем Эмилия мамадышлыларны гына түгел, барлык тамашачыларны да саубуллашу сүзләре белән таң калдырды: “Мин беренче мәртәбә оркестр белән җырладым. Сәләтемне бәяләвегез өчен рәхмәт сезгә“. Һәм, һичшиксез, барысы да Дмитрий Нагиевның теләкләрен хупладылар: “Бу чыгыш бик матур һәм купшы булды. Остазыгыз сезгә тулысынча ышаныч белдерә. Алда сезне зур киләчәк көтә“. Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: остазының – вокал буенча укытучысы Лилия Галиеваның (Хатимова) яшь җырчының талантын һәм сәхнә культурасын үстерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Бу–остаз белән укучының, шоу-программа форматында гына түгел, ә көнне-көнгә ялгап, күп елларга сузылган тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Укытучы Эмилиянең башкару осталыгы үсүен сизеп, моңа үз көчен кызганмый. Игътибарлы тамашачылар проект дәвамында Лилия Галиеваны үз укучысы янәшәсендә булуын күрделәр һәм аларның икесе белән дә горурланып тордылар. Бүген бу вакыйга районыбызның мәдәни тормышы тарихына кереп калды. Мамадышлылар үзләренең яшь талантлары һәм остазлары белән горурланалар!