20нче мартта Уткино авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранны Ильин Михаил Матвей улын 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Район җитәкчелеге исеменнән Түбән Шүләңгер авыл җирләге башлыгы Елизавета Михайлова котлады һәм юбилярга истәлекле бүләк тапшырды. Ихлас теләкләргә халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миннегөл Мөлләхмәтова да кушылды.