Лев Толстой елы.

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

2018 ел Татарстан Республикасында бөек рус язучысы “Л. Н. Толстой елы” дип игълан ителде, аның тууына быел 190 ел була. Шул уңайдан, балалар һәм яшүсмерләр өчен “Өмет” социаль приютында төрле чаралар үтә. Балаларга язучының иҗаты, мәсәлләре, әкиятләре белән таныштыру максатыннан “Л.Н.Толстой иҗатында Казан” дигән презентация күрсәтелде.  Лев Николаевич Толстойның “Кошчык” әкиятен, “Ике дус”, “Ата һәм аның уллары”, “Слива төше”, “Арыслан һәм эт” мәсәлләрен кычкырып уку оештырылды.

Мәсәллләр аша, алар дусларны авыр вакытта ташлап калдырырга ярамаганлыгын, туганнар белән тату яшәргә, кошлар - хайваннарны яратырга кирәклеген аңладылар. Соңыннан балаларга үзләренә ошаган әсәргә карата рәсемнәр ясарга тәкъдим ителде.

Автор:  Китаева Алсинә

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International