Бер гаиләдән дүрт буын катнашты

2018 елның 18 марты, якшәмбе

Штейнгауэр-Семеновлар гаиләсе өчен Россия Президентын сайлаулар көне чын бәйрәмгә әверелде. Кече кызлары Камилла тәүге мәртәбә сайлауда катнашса, 100 яшьлек әбиләре – чираттагы мәртәбә. Антони- на Герасимовна Семенова, оныкчыгы кебек, сайлауларга алдан әзерләнә. Ул бер генә яңалыкны да калдырмый, кандидатларның сайлау алды роликларын карап бара. Үзенең тавышын иң лаеклысына бирергә тели. Еш кына Камилла белән, кем яхшы Президент була, дип фикер алышалар. Нәтиҗәдә, ил лидерын сайлау буенча Мамадышта яшәүче гаиләдәге дүрт буын бер фикергә киләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International