Мамадышлылар «Айда на выборы» фотомарафонында катнаша

2018 елның 18 марты, якшәмбе

Район башлыгы Анатолий Иванов «Айда на выборы» фотомарафонында катнашты. 

Татарстан буйлап сайлау участогы янәшәсендә  #айданавыборы акциясе уза. Үз тавышын бирүчеләр махсус җиһазландырылган фотозоналарда фотога төшә ала.

Фотоны #айданавыборы хештэгы белән социаль челтәрләргә урнаштырырга, үзең яшәгән шәһәр һәм сайлау участогы номерын күрсәтергә кирәк. Тавыш бирү (ул 20-25 март көннәрендә уза) үткәрелгәннән соң, җиңүчеләр ачыкланачак. Аларга айфон, велосипед һәм гидроскутерлар тапшырылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International